Роальд Даль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Роальд Даль latin yazuında])
Роальд Даль
Туган телдә исем ингл. Roald Dahl
Туган 13 сентябрь 1916(1916-09-13)[1][2][3][…]
Лландаф[d], Кардифф, Бөекбритания[4][5]
Үлгән 23 ноябрь 1990(1990-11-23)[6][7][8][…] (74 яшь)
Оксфорд, Англия, Бөекбритания[9]
Күмү урыны Грейт-Миссенден[d]
Яшәгән урын Лландаф[d]
Gipsy House[d][10][11]
Ватандашлыгы  Норвегия[5]
 Велс
 Бөекбритания
Әлма-матер Repton School[d][11] һәм The Cathedral School[d]
Һөнәре сценаричы, новеллачы, автобиограф, шагыйрь, навилис, балалар язучысы, язучы, лётчик-истребитель
Җефет Патриция Нил[d] һәм Felicity Dahl[d]
Балалар Даль, Оливия[d], Тесса Дал[d][2], Офелия Дал[d][2], Тео Дал[d][2] һәм Люси Дал[d][2]
Ата-ана
Кардәшләр Astri Dahl[d]
Катнашкан сугышлар/алышлар Икенче бөтендөнья сугышы[11]
Хәрби дәрәҗә лидер эскадрильи[d] һәм командир крыла[d][11]

 Роальд Даль Викиҗыентыкта

Роальд Даль (13 сентябрь 1916 — 23 ноябрь 1990) — Уэльс романисты һәм кыска хикәя язучысы. Уэльсның Кардифф, Лландаф шәһәрендә норвег гаиләсендә туган Даль 1940-нчы елларда балалар китаплары арасында иң күп сатыла торган авторларның берсе. Чарли һәм шоколад фабрикасы исемле китабы премиягә лаек булды. Әлеге әсәрен дәвам итеп ул Чарли һәм зур пыяла лифт китабын яза. Шулай ук өченче китапны да яза башлый, ләкин тәмамлый алмый. Барлыгы дүрт премиясы бар.

Язмышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1916 елда Уэльсның Лландаф шәһәрендә туа. 1932-нче елда Британиянең танылган шәхси мәктәпләренең берсен тәмамлаганнан соң, университетка керер урынына, Канаданың Ньюфаундлента оештырылган экспедициягә кушыла. Ул Африкадагы Shell Oil Company компаниясендә эшли. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында танышкан романист С. С. Форестер киңәшен тынлап, Даль армияда кичергән хәлләрен хикәяләрдә тасвирлый башлый. Шуйлай итеп «Ливия өстендә атылды»[12] исемле кыска әсәре барлыкка килә

Беренче китабы Гремлинс Уолт Дисней өчен язылган. Балалар китапларыннан тыш, Даль олылар өчен да иҗат итә. Ул 74 яшендә 1990 елның 23 ноябрендә Англиядә улә.

Даль кагыйдәләрне үтәмичә, әмма зирәклек белән язылган балалар китаплары һәм олылар өчен куркыныч хикәяләре белән бик яраталыган автордыр. Аның күп әсәрләре нигезендә фильмлар төшерелгән, һәм алар бөтен дөньяда күрсәтелә. Иң популяр китаплары арасында Чарли һәм шоколад фабрикасы, Чарлин һәм зур пыяла лифт, Гигант шапталы, Матильда һәм Сихерчеләр.

Ул 1953 елда Патриция Нилга өйләнә, аларның биш балалары була, ләкин 1983 елда алар аерылышалар. Шул ук елны ул Фелисит Энн д’Абру Кросландка өйләнә, үлеменә кадәр бергә торалар. Модель һәм автор Софи Даль — Роальд Дальның оныгы.

Автобиографиясендә Роальд Дальның балачагын тасвирлый. Башка бер китабында (Ялгыз бару) сугыш еллары белән бәйле тәҗрибәсе һәм хатирәләре чагылыш табалар.

Зур Миссенденда Роальд Даль музее бар. Анда Даль эшләренә багышлаган күргәзмә оештырылган.

Китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Патриция Нил һәм Роальд Даль

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 2,7 2,8 Lundy D. R. The Peerage
  3. Internet Speculative Fiction Database — 1995.
  4. 4,0 4,1 http://www.theguardian.com/books/2008/jun/11/roalddahl
  5. 5,0 5,1 5,2 https://web.archive.org/web/20171006125458/http://jeugdliteratuur.org/auteurs/roald-dahl
  6. Кабер ташы
  7. Encyclopædia Britannica
  8. Internet Broadway Database — 2000.
  9. 9,0 9,1 http://www.poetryfoundation.org/bio/roald-dahl
  10. Inside Roald Dahl's Buckinghamshire cottageCondé Nast, 2017. — ISSN 0018-6406
  11. 11,0 11,1 11,2 11,3 Who's who(untranslated), 1849. — ISSN 0083-937X
  12. Roald Dahl’s short stories: «Shot Down Over Libya».
  13. Roald Dahl'ın biyografisi ve kitapları, archived from the original on 2013-05-17, retrieved 2022-09-06 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]