Рәис Мостафин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәис Мостафин latin yazuında])
Рәис Мостафин
Туу датасы 23 октябрь 1980(1980-10-23)
Туу урыны ССРБ, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Алмалы
Үлем датасы 13 июль 2020(2020-07-13) (39 яшь)
Үлем урыны РФ, Ырынбур өлкәсе, Ырынбур
Иялек ССРБ ССРБ
Русия Русия
Гаскәр төре РФ ЭЭМ эчке гаскәрләре
Дәрәҗә рядовой
Бүләкләр һәм премияләр РФ Каһарманының Алтын Йолдыз медале - 2000

Рәис Мостафин, Рәис Рәүф улы Мостафин (1980 елның 23 октябре, ССРБ, РСФСР, Ырынбур өлкәсе, Переволоцки районы, Алмалы2020 елның 13 июле, РФ, Ырынбур өлкәсе, Ырынбур) — хәрби, РФ Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләренең Төньяк-Кавказ округы махсус билгеләнештәге 8нче бригадасы пулеметчысы, рядовой. Россия Каһарманы (2000).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1980 елның 23 октябрендә Ырынбур өлкәсенең Переволоцки районы Алмалы авылында татар гаиләсендә туган. Туган авылында мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлагач (1995), күрше Кичкасс бистәсенең (хәзерге статусы авыл) 50 нче һөнәри-техник училищесында тракторчы белгечлеге ала.

1998 елда армияга алына. РФ ЭЭМ эчке гаскәрләренең(рус.) Нальчик шәһәрендә урнашкан Төньяк-Кавказ округында хезмәт итә.

1999 елның июленнән ноябренә кадәр Кабарда-Балкар Республикасы президенты (1999—2003 елларда) В. М. Семеновны(рус.) саклау буенча йөкләнгән бурычны үти.

2000 елда 15 гыйнвардан 31 майга кадәр Икенче чечен сугышында катнаша. Төньяк-Кавказ округы гаскәрләренең махсус билгеләнештәге бригадасында пулеметчик була. Грозныйны штурмлауда катнаша.

Батырлык[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егерме ел элек Төньяк Кавказда террорчылар белән тигезсез көрәштә батырлык күрсәтә. Берничә сәгать буе ялгызы гына боевиклар һөҗүменә каршы тора [1]. 2000 елның 27 гыйнварында мәктәп бинасының уң як өлешен террорчылар кулга төшерә. Өч хезмәттәше әсирлеккә эләккәч, аларны коткару өчен Рәис пулеметыннан ут ача. Пулеметы туктап калгач, үзен дә әсир итәләр.

«Дошман сорау алганда, кесәмдә граната капшап таптым, аның турында бөтенләй онытканмын икән. Берничә секунд эчендә баштан кырык төрле уй үтте: шартласам шартлыйм, аның каравы күпме дошманны юк итәм. Чекасын тартып алып, гранатаны өскә ыргыттым, дошман каушап калган арада икенче бүлмәгә йөгердем. Идән астындагы туннельга кереп качтым. Арттан атыш, шартлау. Үзебезнекеләр янына барып чыкканда, берсе дә ышана алмады, алар мине күптән үлгән дип белгән» [2]

Күрсәткән батырлыгы өчен, РФ Президенты указы («эчке») белән 2000 елның 11 июлендә Россия Каһарманы исеме бирелә. 2000 елның 9 сентябрендә «Алтын йолдыз» медале тапшырыла[3].

Демобилизациядән соң ул Ырынбурга кайтып гаилә кора, кыз һәм ул үстерә. Ветеранннар җәмгыяте эшендә актив катнаша, «кайнар нокта»лардан кайткан солдатлар белән эш алып бара.

2020 елның 13 июлендә озакка сузылган авырудан соң Ырынбурда вафат булган[4]. Туган авылында җирләнгән[5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Герои России – герои нашего двора. Оренбург, 2009.
  • Звёзды мужества. Москва, 2004.
  • Иванов А. А. Герои Российской Федерации. Казань, 2012.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Губернатор и Правительство Оренбургской области соболезнуют близким Раиса Мустафина. 2020 елның 16 июль көнендә архивланган. Портал правительства Оренбургской области, 13.07.2020(рус.)
  2. Рассказывает Раис Мустафин. Патриотический интернет-проект «Герои Страны»(рус.)
  3. Сегодня Президент России Владимир Путин вручит Звезду Героя оренбуржцу Раису Мустафину. nr2.ru, 20.09.2000(рус.)
  4. Не стало оренбуржца - Героя России. buzulukinform.ru, 13.07.2020(рус.)
  5. Мустафин Раис Рауфович. Патриотический интернет-проект «Герои Страны»(рус.)