Себер дәүләт физик культура һәм спорт университеты

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Себер дәүләт физик культура һәм спорт университеты latin yazuında])
Себер дәүләт физик культура һәм спорт университеты
Нигезләнү датасы 1950
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Омск
Рәсми веб-сайт sibsport.ru[2]
Карта

Себер дәүләт физик культура һәм спорт университеты (русча Сибирский государственный университет физической культуры и спорта, СибГУФК) — Себердә, Омск өлкәсенең үзге Омск шәһәрендә урнашкан спорт буенча тәрбия һәм белем бирә торган югары уку йорты.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Себер дәүләт физик культура һәм спорт университетына 1950 елда Омск дәүләт физик культура институты буларак нигез салына.[3].

1994 елда исемме Себер дәүләт физик культура академиясе (СибГАФК) дип үзгәртелә.

2003 елда академия университет статусын ала.[4]

2015 елның көзеннән Себер дәүләт физик культура һәм спорт университетының укытучылар коллективында киеренке хәл хөкем сөрә. Элеккеге ректор Владимир Михалев хезмәт коллективына басым ясый һәм югары уку йортында барган процессларга йогынты ясый. Укытучылар һәм җитәкчелек арасындагы бәрелешләр, шулай ук ректор Олег Шалаевның, протеже Михалевның сайлауларының законлылыгына шикләре Россия Спорт министрлыгында да билгеле. Югары дәрәҗәле түрәләр, шул исәптән Дәүләт думасы депутаты һәм боксчы Николай Валуев та югары уку йортына игътибар күрсәтәләр.[5]

Факультетлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Себер дәүләт физик культура һәм спорт университеты физик культура, спорт, фәнни-педагогик, читтән торып һәм дистанцион укыту факультетлары эшли.

Филиаллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Университет төрле вакытта эшчәнлеген туктаткан өч филиалга ия: Кемеровода (2009 елга кадәр), Надымда (Ямал-Ненец автоном округы, 2011 елга кадәр) һәм Березовский (Свердловск өлкәсе, 2011 елга кадәр).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. GRID Release 2017-05-22 — 2017-05-22 — 2017. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.5032286
  2. Google Knowledge Graph — 2012.
  3. Приказ Комитета по делам физической культуры и спорта при Совете Министров РСФСР № 164 от 27 апреля 1950 г.
  4. Приказ Министерства образования Российской Федерации № 10 от 8 января 2003 г.
  5. Кристина Фомагина (20 апреля 2016 года). Николай Валуев держит на контроле ситуацию в СибГУФК. СуперОмск. 2016-04-21 тикшерелгән.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Омский государственный институт физической культуры (1950—1990). Омск. 1990.