Сергей Скрябин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сергей Скрябин latin yazuında])
Сергей Скрябин
Туган 18 май 1956(1956-05-18)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Үлгән 28 февраль 1994(1994-02-28) (37 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Габдулла Тукай урамы
Актай урамы[d]
Нурсолтан Назарбаев урамы
Җиңү проспекты
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер 48 нче мәктәп һәм Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре җинаятьчел төркемнең җитәкчесе
Эш бирүче Космический (балалар аланы)

Сергей Скрябин, Сергей Леонид улы Скрябин (рус. Сергей Леонидович Скрябин; кушаматы — «Скряба»; 1956 елның 18 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан1994 елның 28 феврале, РФ, ТР, Казан) — «Тяп-ляп» җинаятьчел төркеме җитәкчеләреннән берсе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1956нең 18 маенда Казанда туган. Әнисе Галина «Радиоприбор» заводында, үги атасы Леонид Иозефсон — синтетик каучык (СК-4) заводында җитәкче урыннарында эшләгәннәр. Гаиләсе белән Тукай урамында, «Теплоконтроль» заводы тирәсендәге йортларда, аннары Жданов урамында (9/Агрономия ур., 2 йорты) яшәгән[1]. Казанның 48 нче мәктәбендә белем алган, үсмер чагында самбо белән шөгыльләнгән. Мәктәп бетергәчтен Казан пединститутында[2] йә КХТИдә[1][3] укыган; СК-4 заводының «Космический» пионерлагерендә әйдәман булып эшләгәнлеге дә билгеле.

1970 елларда Тяп-Ляп ОҖТсына кушылып ул ОҖТнең җитәкчеләреннән берсе әйләнгән, аның «уйлау үзәге» булып саналган. Цеховиклардан (яшерен эшкуарлардан) янап акча алу, алдаркараклык (мошенниклык), рэкет белән шөгыльләнгән[2]. 1978 елның 31 августы вакыйгасында катнашмаса да, «Тяп-Ляп»ның күпчелек әгъзалары кебек үк кулга алына. Бандитлыкта гаепләвеннән котылып калып, талауда гына гаепләнеп, 11 ел төрмәгә хөкем ителә.

Төрмәдән чыккачтын эшкуарлыкка кереп китә. 1994нең 28 февралендә Җиңү проспектындагы яшәгән йорты янында атып үтерелә. Кабере Казанның Архангел зиратында.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]