Сергей Шойгу

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сергей Шойгу
Сергей Күжүгет оглу Шойгу
Сергей Шойгу
Байрак
7-нче Русия Федерациясының саклану министры
6 ноябрь 2012
 
Һөнәр: сәясәтче
Туу: 21 март 1955(1955-03-21) (59 яшь)

Серге́й Кужугуе́т улы Шойгу́ (рус. Сергей Күжүгетович Шойгу, тыв. Сергей Күжүгет оглу Шойгу , 21 март 1955, Чадан, Тыва АӨ, РСФСР, ССРБ) — Русия дәүләт эшлеклесе, 2012 елның 6 ноябреннән Русия саклану министры. Армия генералы (2003). Русия Федерациясе Каһарманы (1999).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Сергей Шойгу 1995 елның 21 мартында Чадан шәһәрендә (хәзерге Тыва Республикасы) район гәзите мөхәррире һәм зоотехник гаиләсендә туган.

1972—1977 елларда Красноярск политехника институтында укыган һәм «инженер-төзүче» белгечлеге буенча тәмамлаган. 1977 елдан Себер төзү терестларында эшләгән һәм унбер ел эчендә мастердан трест идарәчегә кадәр юлны узган.

Сәяси карьера[үзгәртү]

Сергей Шойгу, Юрий Лужков һәм Минтимер Шәймиев, 2003

1989 елда КПССның Абакан шәһәр комитетының икенче сәркатибе, 1990 елдан Красноярск край комитетының инспекторы булган. 1990 елда Мәскәүгә китә, анда РСФСР архитектура һәм төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең урынбасары вазифасын алган.

1991 елда Шойгу Русия коткаручылар корпусы башлыгы сайлауларында җиңә; июльдә аның исеме РСФСР гадәттән тыш хәлләр дәүләт комитеты итеп үзгәртелә, Шойгу аның башында торган. 1991 елның августындагы вакыйгалар барышыда Ельцинны актив рәвештә яклаган. 1991 елның көзендә Шойгу барлык граждан саклану көчләре үз контроле астына тапшыруына ирешкән, комитет РФ президенты буйсынуына күчкән.

1992—1993 елларда осетин-ингуш, абхаз, Төньяк Осетия низагларның җайлаштыруында катнашкан. 1993 елның октябрендәге вакыйгаларында яңадан Елтсинны яклый.

1994 елда гадәттән тыш комитеты министрлыкка үзгәртеп корыла, шулй итеп, Шойгу гадәттән тыш министры булып киткән.

2000 елда «Бердәмлек» фикасенең башында торган, соңрак ул «Ватан» (Юрий Лужков) һәм «Бөтен Русия» (Минтимер Шәймиев) фиркаләре белән «Бердәм Русия» фиркасенә үзгәртеп корылган.[1] 2009 елдан — Русия җәгърафия җәмгыяте президенты.

2012 елның апрель—ноябрь айларында Мәскәү өлкәсе губернаторы булып торган.[2] 6 ноябрендә саклану министры ваәифасына билгеләнгән.[3]

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]