Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге latin yazuında])
Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге
Логотип
Спонсор Betfred[d]
Спорт төре ыснукир
Урын Шеффилд һәм Театр Крусибл[d]
Әүвәлгесе Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге
Киләсе Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге
Нәшернең саны 94
Вакыт мизгеле 3 май 2021
Башлану вакыты 17 апрель 2021
Тәмамла(н)у вакыты 3 май 2021
Оештыручы Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе[d] һәм Мэйн-тур[d]
Катнашучылар саны 144 һәм 32
Җиңүче Марк Селби[d]
Турнирная система Ладдер[d]
Призовой фонд 2 380 000 £
Количество сенчури-брейков 214
Highest break 144
 Снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге Викиҗыентыкта
“Крусибл” театры — снукер башкаласы
Снукер буенча 2021 елгы дөнья чемпионы Марк Селби
Сайлап алу ярышлары гадәттәгечә Шеффилд шәһәрендәге Инглиз спорт институтында үткәрелде

Снукер буенча дөнья чемпионатының быелгы финал ярышлары (ингл. 2020 World Snooker Championship, шулай ук 2021 Betfred World Snooker Championship дип тә атала) 17 апрельдән башлап 3 майга кадәр, гадәттәгечә Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында (Англия) үтте. Сайлап алу уеннары исә 7-14 апрель көннәрендә уздырылды. Британиядә "пандемия локдауны" игълан ителгән булуына карамастан, турнир үткәрелә торган залга тамашачылар кертү рөхсәт ителде. Унҗиде көн дәвамында танаулык кигән килеш карап утырдылар.
Икесенең дә турнир формуласы һәм шулай ук бүләкләү системасы үзгәрешсез калды, 2019-2020 еллардагы кебек булды. Финал ярышларында 32 профессиональ уенчы катнашты, шуларның 16сы финалга рейтинг буенча турыдан-туры үтте, калганнары — сайлап алу ярышлары аша.
Бүләкләү фонды 2 млн. 395 мең фунт стерлинг күләмендә билгеләнгән, шуның ярты миллионы — җиңүчегә, 200 меңе — финалда оттыручыга бирелә.
Әйтергә кирәк, бу чемпионатның сайлап алу турнирында җиде тапкыр дөнья чемпионы, инде берничә ел зур ярышларда уйнамаган 50 яшьлек Стивен Һендри (Stephen Hendry) да катнашты. Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе кагыйдәләре буенча аның моңа хокукы сакланып калган иде әле. Сайлап алуның беренче турында Велсның бу атаклы снукерчысы инглиз Җимми Уайтны 6:3 исәбе белән җиңде, ләкин икенче турда яшь кытайлы Су Шига оттырды (1:6).
Моннан 6 ел элек дөнья чемпионы булган инглиз Стюарт Биңһәмгә дә финал ярышларына сайлап алуның соңгы ике турында катнашып үтәргә туры килде, чөнки ул 2020/2021 елгы сезон азагында рейтинг буенча беренче уналтылыктан төшеп калган иде.
2-3 май көннәрендә үткән финал уенына ике профессионал инглиз снукерчысы чыкты: Марк Селби һәм Шон Мөрфи. Икесе дә Крусибл театрында уңышка ирешү бәхетен татыган дөнья чемпионнары. Матч сигезәр-тугызар фреймнан торган дүрт сессиядә үтте. Беренче сессиядән соң 2005 елгы дөнья чемпионы, Ирландия башкаласы Даблин шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек инглиз Шон Мөрфи алга чыкты — 5:3. Икенче сессиядә элек өч тапкыр дөнья чемпионы булган (2014, 2016, 2017 елларда), Англиянең Лестер шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек Марк Селби 7:2 исәбе белән өстенлеккә иреште. Һәм ул үзенең бу сессиядә яуланган өч фреймлык казанышын 33 нче фреймга кадәр түкми-чәчми саклап калды. Финал уенының исәбе — 18:15.
Әйтергә кирәк, финал уенына чыккан ике снукерчы да үз осталыгын бер үк тренер кул астында чарлыйлар. Ул — 67 яшьлек инглиз Вилли Торн (William Joseph Thorne).

Беренче тур (финалның 1/16е) Икенче тур (финалның 1/8е) Чирекфинал Ярымфинал
10 фреймда җиңгәнче 13 фреймда җиңгәнче 13 фреймда җиңгәнче 17 фреймда җиңгәнче
Дата, уенчылар, аларның ватандашлыгы

һәм әлеге турнирдагы рейтинглары

Исәп Дата, уенчылар Исәп Дата, уенчылар Исәп Дата, уенчылар Исәп
17 Апрель
 Ronnie O'Sullivan Англия байрагы Англия (1) 10
22 & 23 Апрель
 Mark Joyce Англия байрагы Англия 4
 Ronnie O'Sullivan 12
18 & 19 Апрель
 Anthony McGill 13
 Anthony McGill Шотландия байрагы Шотландия (16) 10
27 & 28 Апрель
 Ricky Walden Англия байрагы Англия 5
 Anthony McGill 12
19 & 20 Апрель
Stuart Bingham 13
 Ding Junhui Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте (9) 9
25 & 26 Апрель
 Stuart Bingham Англия байрагы Англия 10
 Stuart Bingham 13
17 & 18 Апрель
 Jamie Jones 6
 Stephen Maguire Шотландия байрагы Шотландия (8) 4
29, 30 Апрель & Май
 Jamie Jones Велс 10
Stuart Bingham 15
18 & 19 Апрель
Mark Selby 17
 John Higgins Шотландия байрагы Шотландия (5) 10
23 & 24 Апрель
 Tian Pengfei Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте 7
 John Higgins 7
21 Апрель
 Mark Williams 13
 Mark Williams Велс (12) 10
27 & 28 Апрель
 Sam Craigie Англия байрагы Англия 4
Mark Williams 3
20 Апрель
Mark Selby 13
 Mark Allen Төньяк Ирландия (13) 10
24, 25 & 26 Апрель
 Lyu Haotian Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте 2
 Mark Allen 8
21 & 22 Апрель
 Mark Selby 13
 Mark Selby Англия байрагы Англия (4) 10
 Kurt Maflin Норвегия байрагы Норвегия 1
17 & 18 Апрель
 Neil Robertson Аустралия байрагы Австралия (3) 10
22, 23 & 24 Апрель
 Liang Wenbo Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте 3
 Neil Robertson 13
19 & 20 Апрель
 Jack Lisowski 9
 Jack Lisowski Англия байрагы Англия (14) 10
27 & 28 Апрель
 Ali Carter Англия байрагы Англия 9
Neil Robertson 8
20 & 21 Апрель
Kyren Wilson 13
 Barry Hawkins Англия байрагы Англия (11) 10
23 & 24 Апрель
 Matthew Selt Англия байрагы Англия 3
 Barry Hawkins 10
19 Апрель
 Kyren Wilson 13
 Kyren Wilson Англия байрагы Англия (6) 10
29, 30 Апрель & 1 Май
 Gary Wilson Англия байрагы Англия 8
Kyren Wilson 12
21 & 22 Апрель
Shaun Murphy 17
 Shaun Murphy Англия байрагы Англия (7) 10
24, 25 & 26 Апрель
 Mark Davis Англия байрагы Англия 7
 Shaun Murphy 13
17 & 18 Апрель
 Yan Bingtao 7
 Yan Bingtao Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте (10) 10
27 & 28 Апрель
 Martin Gould Англия байрагы Англия 6
Shaun Murphy 13
17 & 18 Апрель
Judd Trump 11
 David Gilbert Англия байрагы Англия (15) 10
25 & 26 Апрель
 Chris Wakelin Англия байрагы Англия 4
 David Gilbert 8
20 & 21 Апрель
 Judd Trump 13
 Judd Trump Англия байрагы Англия (2) 10
 Liam Highfield Англия байрагы Англия 4
Финал (18 фреймда җиңгәнче)

"Крусибл" театры, Шеффилд, 2-3 май.
Рефери: Пол Коллиер  Велс

Mark Selby Англия байрагы Англия 18 I
Shaun Murphy Англия байрагы Англия 15 II
Марк Селби — снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге җиңүчесе.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Снукер
Снукер буенча 2019 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге
Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге