Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге latin yazuında])
Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге
Спонсор Cazoo[d]
Урын Театр Крусибл[d] һәм Шеффилд
Әүвәлгесе Снукер буенча 2023 елгы дөнья беренчелеге
Киләсе 2025 World Snooker Championship[d]
Нәшернең саны 97
Башлану вакыты 20 апрель 2024
Тәмамла(н)у вакыты 6 май 2024
Оештыручы Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе[d]
Катнашучылар саны 144
Рәсми веб-сайт wst.tv/cazooworldchampionship/(ингл.)

Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге бу спорт төренең 97 еллык тарихында шундый югары дәрәҗәдә үткәрелә торган туксанынчы ярыш. Икенче бөтендөнья сугышы елларында җиде еллык тәнәфес булды. Юбилей турнирын үткәрү вакыты, урыны, кагыйдәләре һәм башлангыч шартлары узган еллардагыга охшаш һәм бөтенләй диярлек үзгәрешсез калды. Барысын да тагын бер кат кабатламас өчен, алар кыскача мәгълүмат һәм җәдвәлләр рәвешендә китерелә.

“Крусибл” театры аренасы. Соңгы 47 елда биредә снукер буенча дөнья беренчелекләренең төп турнирлары үткәрелеп килә.
Снукер буенча 2024 елгы дөнья беренчелеге
Турнирны үткәрү мөддәте 20 апрель — 6 май, 2024
Төп турнир аренасы «Крусибл» театры
Үткәрү урыны Шеффилд (Англия)
Үткәрүче WPBSA
Төп иганәчесе Cazoo
Гомум бүләкләү фонды £ 2 395 000
Былтыргы чемпион Люка Бресел (Бельгия)
Снукер буенча дөнья кубогы

Бүләкләү күләме[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җиңүчегә: £500 000

Финалда уйнаучыга: £200 000

Ярымфиналда уйнаучыларга: £100 000

Чирекфиналда уйнаучыларга: £50 000

Икенче әйләнештә уйнаучыларга: £30 000

Беренче әйләнештә уйнаучыларга: £20 000

Иң яхшы 48 уенчыга: £15 000

Иң яхшы 80 уенчыга: £10 000

Иң яхшы 112 уенчыга: £5 000

Иң зур брейк ясаучыга: £15 000

Максималь брейк ясаучыга (төп турнирда): £40 000

Максималь брейк ясаучыга (квалификациядә): £10 000

Квалификация ярышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Квалификация турниры гадәттәгечә төп турнирдан ике атна алданрак, 8 апрель көнне башланды һәм шул ук Шеффилд шәһәренең Инглиз спорт институтында һәм элеккегечә дүрт әйләнештә үтте. Аның беренче әйләнешендә дөньякүләм рейтингы 113 нче һәм аннан да түбәнрәк булган һөнәри снукерчылар катнашты. Сезон дәвамында уңышлы чыгыш ясаган уналты һәвәскәр уенчы (шулар арасында биш хатын-кыз) да чакырылган иде. Аннары бу турда уңышка ирешкәннәр рейтингта 81-112 нче урыннарны биләгән һөнәриләр белән уйнады. Җиңүчеләрнең осталыгын өченче раундта 49-80 нче рейтинглылар, соңгы дүртенче әйләнештә 33-48 нче югарылыктагылар сынады.

Квалификациядә максималь брейк ясаса да, төп турнирга үтә алмаган таиландлы Ноппон Саеңһам

Шулай итеп, квалификациядә иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән уналты снукерчы шул ук сандагы һәм рейтингта беренче уналты урынны тоткан осталарның (аларның исем-фамилиясе астагы җәдвәлнең икенче баганасында калын хәрефләр белән язылган, илләр исеме астындагы җәяләр эчендә — уенчыларның рейтингтагы урыннары) беренче көндәше булып китте. Төп турнир җирәбәсендә беренче «чәчелгән» урынны гадәттәгечә гамәлдәге дөнья чемпионына, бельгияле Люка Бреселга бирделәр, ә сезон  дәвамында рейтинг лидеры булган инглиз Ронни О’Салливан төп турнир җәдвәленең капма-каршы ягындагы уналтынчы урынга кереп утырды. Калган ундүрт остага һәм аларның квалификация ярышларын уңышлы үткән көндәшләренә «сукыр җирәбә» насыйп булды. Игътибарга лаек ки, бу юлы квалификация имтиханын рейтингта бары тик беренче 48 урынны биләгәннәр генә тапшыра алды, түбәнрәкләр һәм һәвәскәрләр төп турнирда үзләренә урын ала алмады. Һәм тагын сенсация дип саналырлык бер вакыйга: 2010 елда дөнья чемпионы булган австралияле Нил Робертсон да «Крусибл» театрында чыгыш ясау мөмкинлегеннән мәхрүм булды: ул квалификациянең дүртенче әйләнешендә Велс ватандашы Җейми Җонска 9:10 исәбе белән оттырды.

Квалификациянең дүртенче әйләнешендә таиландлы Ноппон Саеңхам, ахыр чиктә кискен көрәштә Велс ватандашы Җексон Пейҗга 9:10 исәбе белән оттырса да, максималь брейк ясауга иреште һәм шуның белән 10 мең фунт стерлинг күләмендә өстәмә бүләк яулады.

Төп турнир җәдвәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче әйләнеш Икенче әйләнеш Чирекфинал Ярымфинал
Катнашучыларның

ватандашлыгы һәм

рейтингтагы урыннары

Уен 10 фреймда

җиңүгә кадәр

(ике сессия)

Уен 13 фреймда

җиңүгә кадәр

(өч сессия)

Уен 13 фреймда

җиңүгә кадәр

(өч сессия)

Уен 17 фреймда

җиңүгә кадәр

(дүрт сессия)

Бельгия байрагы Бельгия Люка Бресел 9
(гамәлдәге чемпион)
Англия байрагы Англия Дэвид Гилберт 10
(31) Англия байрагы Англия Дэвид Гилберт 13
Англия байрагы Англия Роберт Милкинс 4
Англия байрагы Англия  Роберт Милкинс 10
(16)
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте Паң Цзүнсү 9
(27) Англия байрагы Англия Дэвид Гилберт 13
Шотландия байрагы Шотландия Стивен Магуайр 8
Төньяк Ирландия  Алистер Картер 7
(9)
Шотландия байрагы Шотландия Стивен Магуайр 10
(28) Шотландия байрагы Шотландия Стивен Магуайр 13
Англия байрагы Англия Шон Мөрфи 9
Англия байрагы Англия  Шон Мөрфи 10
(6)
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте Лү Һаотән 5
(26) Англия байрагы Англия Дэвид Гилберт 00
Англия байрагы Англия Кайрен Уилсон 00
Англия байрагы Англия  Марк Селби 6
(5)
Англия байрагы Англия Җо О’Коннор 10
(30) Англия байрагы Англия Җо О’Коннор 6
Англия байрагы Англия Кайрен Уилсон 13
Англия байрагы Англия Англия байрагы Англия Кайрен Уилсон 10
(12)
Велс Доминик Дейл 1
(40) Англия байрагы Англия Кайрен Уилсон 13
Шотландия байрагы Шотландия Җон Һиггинс 8
Шотландия байрагы Шотландия  Җон Һиггинс 10
(13)
Велс Җейми Җонс 6
(41) Шотландия байрагы Шотландия Җон Һиггинс 13
Төньяк Ирландия Марк Аллен 12
Төньяк Ирландия  Марк Аллен 10
(4)
Англия байрагы Англия Робби Уильямс 6
(45)
Англия байрагы Англия Җадд Трамп 10
(3)
Иран байрагы Иран Хөсәен Вафаи 5
(19) Англия байрагы Англия Җадд Трамп 13
Англия байрагы Англия Том Форд 7
Англия байрагы Англия Том Форд 10
(14)
Англия байрагы Англия Рики Уолден 6
(32) Англия байрагы Англия Җадд Трамп 9
Велс Җек Җонс 13
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте Чжаң Әнда 4
(11)
Велс Җек Җонс 10
(44) Велс Җек Җонс 13
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте Сы Цзяһуэй 9
Велс  Марк Уильямс 9
(6)
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте Сы Цзяһуэй 10
(23) Велс Җек Җонс 00
Англия байрагы Англия Стюарт Биңһәм 00
Кытай байрагы Кытай Халык Җөмһүрияте  Диң Цзүнһуэй 9
(7)
Англия байрагы Англия Җек Лисовски 10
(17) Англия байрагы Англия Җек Лисовски 11
Англия байрагы Англия Стюарт Биңһәм 13
Англия байрагы Англия  Гәри Уилсон 5
(10)
Англия байрагы Англия Стюарт Биңһәм 10
(29) Англия байрагы Англия Стюарт Биңһәм 13
Англия байрагы Англия Ронни О’Салливан 10
Англия байрагы Англия  Барри Һокинс 8
(15)
Велс Райан Дей 10
(18) Велс Райан Дей 7
Англия байрагы Англия Ронни О’Салливан 13
Англия байрагы Англия Англия байрагы Англия Ронни О’Салливан 10
(2)
Велс Җексон Пейҗ 1
(43)

Төп турнир көндәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче әйләнеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дэвид Гилберт — яңа биеклекләргә менәргә әзер булган “снукер бөркете”.

Турнирны гадәттәгечә гамәлдәге чемпион башлап җибәрде, күпьеллык традиция буенча, беренче көнне бары тик аның уены гына тәмамланырга тиеш. Бельгияле Люка Бреселга җирәбә тәҗрибәле һәм гаять көчле көндәш насыйп итте: инглиз Дэвид Гилберт, хәзер рейтингта 31 нче урында гына булса да, 2019 елда дөнья беренчелегенең ярымфиналында уйнаган оста. Уен кыйтга снукерчысының куәтле басымы астында башланды. Баштарак бельгияле чемпион гел отып барды, ләкин аның Британия утрауларында туып үскән көндәше, исәп 6:9 га җиткәч, үзендә беррәттән алты фреймда өстен булырга ихтыяр көче тапты һәм исәпне тигезләде (9:9). Соңгы 19 нчы хәлиткеч фреймда Дэвид 70:0 исәбе белән үз теләгенә иреште. Җиңелгән чемпион исә уеннан соңгы интервьюда быелгы катлаулы ярышлар сезонында нык арыган булуын һәм өстәвенә чирләп тә торуын әйтте. [1] Шундый халәттә дә батырларча көрәшкән останы тамашачылар алкышлап озаттылар.

Былтыргы чемпионның үз титулын саклап кала алмавы да гадәти күренеш инде, аны снукерчылар «Крусибл каргышы» дип атыйлар. Бу «нәләт» бары тик ике мәртәбә генә элеккеге чемпионнарны кызганды: инглизләр Ронни О’Салливан 2012—2013 елларда һәм Марк Селби 2016—2017 елларда беррәттән ике тапкыр җиңүче була алдылар. «Крусибл» театры "өрәкләр"енең дөньякүләм рейтинг лидерларына мөнәсәбәте, гомумән алганда, ул кадәр үк рәхимсез булмады: беренче әйләнеш гадәттә «чәчелгән» осталарның өстенлеге белән уза иде. Ләкин бу юлы күпчелек очрашуларда көрәш бик кискен төстә барды. Бары тик Кайрен Уилсон белән җиде кат дөнья чемпионы Ронни О’Салливан гына түбәнрәк рейтинглы көндәшләрен бик җиңел үттеләр, икесе дә 10:1 исәбе белән җиңде.

Моның ике төп сәбәбен атап була. Беренчедән, квалификация аша үткән яшь снукерчылар хәзер инде күпкә остарак уйный торганнар. Мәсәлән, кытайлы Сы Цзяһуэй, инглиз Җо О’Коннор һәм Велс ватандашлары Җек Җонс белән Җексон Пейҗ. Икенчедән, астан күтәрелгән тәҗрибәлерәкләр арасында 2015 елның дөнья чемпионы Стюарт Биңһәм, инглизләр Дэвид Гилберт, Рики Уолден һәм Җек Лисовски, шотландияле Стивен Магуайр, Велс ватандашы Райан Дей кебекләр — ягъни снукер дөньясында утны да, суны да кичкән һөнәрмәннәр бар.

Дөнья беренчелекләрендә тәүге кат чыгыш ясаганда ук дүрт тапкыр дөнья чемпионы Марк Селбины җиңгән Җо О'Коннор

Беренче әйләнештә иң түбән сыйфатлы уен Роберт Милкинс белән Паң Цзүнсү очрашуында булгандыр. Ике көндәш тә техник яктан шактый җитешсез уен күрсәтте, шул сәбәпле позиция гел катлаулыланып торды. Ике тарафтан да күпсанлы мәҗбүри булмаган ялгышлар ясалды. Кытайлының еш кына тәҗрибәсезлектән каушап калуы белән инглизнең сабырсыз һөҗүмчәнлеге "ярыш"ында кайсысы кимчелексезрәк булыр? Әлбәттә, үзен беренче булып кулга ала алган уенчы җиңеп чыга мондый очракларда. Нәкъ шулай булды да: хәлиткеч унтугызынчы фреймда соңгы хатаны кытайлы ясады, һәм Роберт Милкинс камил һәм төгәл йөрешләр ярдәмендә 10:9 исәбе белән икенче әйләнешкә үтте.

Төп турнирның «икенче урындагы» өлкән остасы (беренчесендә — 53 яшьлек Велс ватандашы Доминик Дейл), өч мәртәбә дөнья чемпионы (2000, 2003, 2018 елларда), 49 яшьлек Марк Уильямсның Күк асты иленнән килгән 21 яшьлек йолдыз Сы Цзяһуэй белән уены тигез, күпкә югарырак дәрәҗәдә һәм мавыктыргычрак булды. Һәм бу очракта да әлеге-баягы «соңгы ялгыш» очрашуга нокта куйды: кытайлы 10:9 исәбе белән алга атлады.

Ә менә дүрт тапкыр дөнья чемпионы булган (2014, 2016, 2017, 2021 елларда) 41 яшьлек инглиз Марк Селбиның еш кына сүлпән, ә кайчак хәтта ихтыярсыз уены гаҗәпләндерде. «Лестер хәйләкәре» дип аталган снукер гроссмейстерының якташы, шул ук Лестер шәһәрендә туып үскән 28 яшьлек Җо О’Коннор үзен иҗади яктан камилрәк һәм күркәмрәк уенчы итеп күрсәтте һәм 10:6 исәбе белән җиңү яулады. Икенче әйләнештә ул Сы Цзяһуэй белән очраша: димәк, ике яшь снукерчының берсе ким дигәндә чирекфиналга кадәр барып җитәчәк.

Икенче әйләнеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп турнирда уйный башлаган сигез дөнья чемпионының бишесе икенче әйләнешкә үтте — Шон Мөрфи, Җон Һиггинс, Җадд Трамп, Стюарт Биңһәм һәм Ронни О'Салливан. Өчесе төшеп калды — Люка Бресел, Марк Уильямс һәм Марк Селби.

Икенче әйләнеш уеннары снукерда психологиянең бик мөһим — гадәти, спортның физик һәм техник әзерлеккә бәйле тәшкиләтләре белән беррәттән һәм бертигез дәрәҗәдә — роль уйнавын тагын бер кат раслады. Психологик тотрыклылык, җан тынычлыгы, түземлек-сабырлык һәм игътибарның көрәшкә һармонияле һәм “экономияле” рәвештә тупланган булуы кайчак барыннан да әһәмиятлерәк булып чыга. Әлеге, элек ата-бабаларыбызга хас табигый сыйфатлар хәзер, аяныч ки, таркалган Советлар Берлеге халыкларының һәм шул җөмләдән без татарларның да яшь буынында җитенкерәми инде. Әлегә кадәр русиялеләрдән беркемнең дә Main Tour дип аталган иң көчле дөньякүләм ярышларда катнашканы юк. Элегрәк һәвәскәрләр арасында бераз талпынып караган татар һәвәскәр снукерчыларының да кикриге шиңде. Быел Украинадан ике спортчы дөнья беренчелегенең квалификациясенә үтеп керә алды. Ләкин ярышларның беренче әйләнешендә үк рейтингта 113 нче урында булган Антон Казаковны 10:3 исәбе белән тар-мар иттеләр, ә Юлиан Бойконы 10:0 исәбе белән “агартканчы юдылар” (снукерчылар телендә “коры исәп” белән җиңү шулай атала).

Шул сәбәпле “зыялылар спорты”ның бу төрен Википедиядә яктыртырга тырышабыз да инде. Моны яхшы аңлаган Кытайның һәм Таиландның спорт даирәләре снукерны игътибар үзәгендә тоталар һәм эзлекле рәвештә үстерәләр, үз илләрендә мул акчалы турнирлар үткәрәләр.

Җаны тыныч, кәефе яхшы, физик халәте камил булса, теләсә кемне дә җиңәргә сәләтле шотландияле Стивен Магуайр. Ләкин, аяныч ки, нервлар киеренкелеге аңа ешрак хас була.

Беләге юан берне ега, аннары акылы камил булган аның үзен бөгәрләп ташлый. Бу хакыйкатьне икенче әйләнешнең тәүге Дэвид Гилберт-Роберт Милкинс очрашуына шаяртулы эпиграф итеп куйсаң да була. Беренче әйләнештә Милкинс дөнья беренчелегенә тәүге кат чыккан тәҗрибәсез Паң Цзүнсүне даими психологик басым астында тоту өчен күп көч сарыф итте һәм кытайлыны җиңә алды (10:9 исәбе белән). Ләкин икенче әйләнештә аның бу “дәрманы” тәмам бетте дисәң дә була. Дэвид исә, Робертның чамасыз ашкынулы уеныннан бик оста файдаланып, исәпне гел үстерә барды һәм көндәшен өченче сессия башында ук тар-мар итеп буйсындырды — 13:4.

Тагын бер күренекле дуэль турында. Җаны тыныч һәм үз көченә ышанычы нык булса, шотландияле Стивен Магуайр — теләсә кемне дә җиңәргә сәләтле оста. Ул моны кат-кат исбат итте инде үзенең чирек гасырлык һөнәрмәнлек дәверендә. Икенче әйләнештә аңа каршы 2005 елның дөнья чемпионы булган инглиз Шон Мөрфи үзе чыкты. Элеккеге елларда бу көндәшләр арасында низаглар һәм хәтта бер җәнҗал да булып алган иде. Бу юлы ничегрәк булыр? дигән сорау борчыды снукер тамашачыларын һәм белгечләрне. Ә Стивен элеккеге сабырсызлыгыннан һәм дуамаллыгыннан тулысынча арынган икән инде. Үзара очрашу алдыннан журналистлар сораштырганда Стивен: “Шон — минем иң якын дусларымнан берсе!” дип шаяртып, ул үзен тиешле психологик халәткә керткән. Бик аяусыз һәм тигез көрәш барды "Крусибл" театрында бу юлы да. Биш фреймда соңгы кара шарны керткән уенчы гына өстен була алды. Һәм Магуайр, сигезәр фреймнан торган ике сессиядә дә 5:3 исәбе белән уңышлы булып, өченче сессиягә дүрт фреймлык мая туплап чыкты — 10:6. Шотландияленең "рухи яктан яңадан тууы" тамашачыларның күңелен тәмам эретте: алар инде Стивенны гади һәм гадәти сугымнардан соң да алкышларга күмә башладылар. Һәм Шон Мөрфи, өченче сессиядә бик игътибарлы һәм бөтен көчен биреп уйнаса да, ахыргы 9:13 исәбе белән көндәшенә чирекфиналга юл бирергә мәҗбүр булды.

Ә менә 2019 елда дөнья чемпионы булган инглиз Җадд Трампның үз ватандашы Том Фордны 13:7 исәбе белән җиңүе “классик өстенлек” дигән гыйбарә белән аңлатыла. Ике якның да психологик әзерлеге камил иде, ләкин беренчесенең уен осталыгы югарырак булды. Уен осталыгы һәм элеккеге тәҗрибә шулай ук Кайрен Уилсон-Җо О'Коннор һәм Ронни О'Салливан-Райан Дей очрашуларында да хәлиткеч роль уйнады һәм беренче булып аталганнарның зур өстенлек белән җиңүенә китерде. Ләкин биредә көрәш төрлечә барды. Әйтик, бу юлы җиде тапкыр дөнья чемпионы Ронни О'Салливан нигәдер үзенә хас булмаган рәвештә гади позицияләрдә дә зур ялгышлар ясап уйнады, ләкин Райан Дей үзенә "күктән төшкән" өстәмә мөмкинлекләрдән файдалана алмады һәм кимендә дүрт фреймда отышны кулдан ычкындырды. Югыйсә, бу уенның нәтиҗәсе соңгы фреймнарда гына хәл ителәсе иде. "Минем уеным — уртача, — дип белдерде ул өченче сессия алдыннан, — ләкин чирекфинал өчен оптимистик халәттә". [2] Һәм Кайрен Уилсон да, чагыштырмача җиңел генә чирекфиналга үткән булса да, үз уеныннан канәгать булмавы турында әйтте. [3]

Оста снукерчы гына түгел, игелекле җан иясе дә булган Марк Аллен. Төньяк Ирландиянең үзе туып үскән Антрим шәһәрендә Марк бөтен мохтаҗларга ярдәм күрсәтеп тора.

Биредә бик кызыклы бер хәл елдан-ел кабатланып килә: төп турнирның беренче ике әйләнешендә һәм чирекфиналда берьюлы ике парны янәшәдәге ике өстәлдә уйнатырга туры килә, һәм залда урын җитмәү сәбәпле, бер-берсе белән уйнаучыларны ике урынлы тар кәнәфидә бергә утырталар, эчә торган сулары һәм кабымлыклары да бер үк өстәлдә була. Ронни исә иркенлекне һәм ялгызлыкны ярата торган кеше, һәм бу уңайсызлык аның уенына да тискәре йогынты ясый дип санала. Һәрхәлдә, ярымфиналга чыккач һәм залда бер генә өстәл калгач, көндәшләрне аерым утырту мөмкинлеге була. Һәм Ронниның уены да иркенәеп, яхшырып китә. Бу юлы да шулай булыр дигән фараз нигезсез түгелдер. Ләкин моның өчен аңа чирекфиналда Стюарт Биңһәм кебек "зубр"ны җиңеп үтәргә кирәк.

"Крусибл" театрының залы тар булганга, дөнья беренчелеген башка урынга күчерү планнары күптән инде корыла. Кытай һәм Согуд Гарәбстаны турнирны колач җәеп каршы алырга әзерлек белдерәләр. Ләкин икесендә дә снукер уенын инглизләр кебек яхшы аңлаучы, теләсә нинди шартларда да әдәп саклаучы һәм зыялы тамашачылар булуы бик икеле. Футбол түгел ич бу! Шуңа күрә Бөтендөнья һөнәри бильярд һәм снукер ассоциациясе бер күнеккән җирдән китәргә ашыкмый.

Өченче хәлиткеч сессиясе бер үк вакытта башланган шотландияле Җон Һиггинс белән Төньяк Ирландия ватандашы Марк Аллен һәм инглизләр Стюарт Биңһәм белән Җәк Лисовски очрашуларында даими рәвештә көндәшләрнең чын һәм югары осталык тигезлеге күзәтелде. Уен барышында бер генә снукерчы да ярымсессияләр азагында ике фреймнан артык өстенлек яулый алмады. Беренче пар соңгы унбиш минутлык тәнәфескә 10:10 исәбендәге тәңгәллеккә, ә икенчесе 2015 елгы дөнья чемпионының 11:9 исәбе белән ике фреймлык өстенлегенә ирешкәч китте. Финиш сызыгында исә төп турнирның иң өлкән катнашучысы булып калган шотландияле, ахыргы егерме бишенче фреймда соңгы кара шарны керткәч кенә 13:12 исәбе белән җиңде. [4] Һәм "упкыннан кире чыккан" Җон шатлана-шатлана интервью бирде һәм җиңелгән көндәшенең киләчәктә дөнья чемпионы булачагына ышаныч белдерде. [5]

Ә Стюарт Биңһәм шул ук уңышка матч башында ирешелгән өстенлеген саклап калып лаек булды — 13:11.

Чирекфинал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Велс ватандашы Җек Җонс: квалификациядән — ярымфиналга! Финалга чыгарга да көче җитсә, рейтинг буенча дөньякүләм топ-16 исемлегенә керәчәк.

Шулай итеп турнир җәдвәленең өске өлешендә Җон Һиггинс “һөҗүмчән өчлек”не җитәкләде: Дэвид Гилберт та, Стивен Магуайр да, Кайрен Уилсон да күптән инде дөнья чемпионы булырга хыялланган һәм элеккеге елларда шактый югары күтәрелә алган сәләтле дәгъвачылар. Ә җәдвәлнең аскы өлешендә киресенчә: Җадд Трамп, Стюарт Биңһәм һәм Ронни О’Салливан шикелле элек дөнья кубогын баш очында тоткан өч каһарман. Һәм Велсның яшь ватандашы Җек Җонс берүзе аларга каршылык күрсәтергә тырышачак иде. Һәм аның беренче көндәше — нибары биш яшькә генә олырак, ләкин инде биш ел элек үк дөнья чемпионы булып өлгергән Җадд Трамп үзе. Икенче сессия азагына кадәр көрәш тигез булды — 8:8. Ләкин икенче көнне, кич кунып һәм ял итеп чыккач, хәлләр кискен үзгәрде. Әйе шул, снукер дөньясында "һава торышы" үтә дә тотрыксыз: бүген күрексез уйнаганнар иртәгә бөтен тамашачыны гаҗәпләндерерлек осталык күрсәтә яки киресенчә — кичә таң калдырганнарны бүген танып та булмый... Җек Җонс, өченче сессиядә бик төгәл һәм төптән уйланылган сугымнар ясый-ясый, беррәттән биш фреймда өстен чыкты һәм элеккечә генә уйнаган Җаддка бернинди мөмкинлек калдырмады. Чирекфиналның төп сенсациясе — Велс ватандашының 13:9 исәбе белән җиңүе.

Ярымфинал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Финал[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

18 фреймда җиңүгә кадәр
«Крусибл» театры, Шеффилд — 5-6 май 2024 ел
Рефери: Paul Collier
5 май
Беренче сессия (8 фрейм):
Икенче сессия (9 фрейм):
6 май
Өченче сессия (8 фрейм):

Дүртенче сессия (матч тәмамланганчы):
Искәрмәләр