Сомерсет Моэм

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сомерсет Моэм latin yazuında])
Сомерсет Моэм

1934 ел фотосурәте
Тугач бирелгән исеме: Уильям Сомерсет Моэм
Туу датасы: 25 гыйнвар 1874(1874-01-25)
Туу урыны: Париж, Франция
Үлем датасы: 16 декабрь 1965(1965-12-16) (91 яшь)
Үлем урыны: Ницца, Франция
Ватандашлык: Бөек Британия байрагы Бөекбритания
Эшчәнлек төре: язучы, драматург
Иҗат итү еллары: 1897
Иҗат итү теле: инглиз
Дебют: Ламбетлы Лиза (1897)
Бүләкләр: Дан кавалерлары ордены (1954)
Имза: Култамга

Уи́льям Со́мерсет Мо́эм ([ˈsʌməsɪt mɔːm] (ингл. William Somerset Maugham; 1874 елның 25 гыйнвары, Париж1965 елның 16 декабре, Ницца) — күренекле инглиз язучысы, драматург. 1930 нчы елларның иң уңышлы прозаикларының берсе. Аның «Театр» («Theatre»), «Ай һәм тиен» (The Moon and Sixpence) кебек әсәрләре 20 гасыр инглиз әдәбиятына алдынгы урынны алып тора.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Язучы 1874 елның 25 гыйнварында Парижда, Бөекбританиянең Франциядә илчелеге юристы гаиләсендә дөньяга килә. Аның тууы ата-анасы тарафыннан махсус Бөекбритания илчелегендә оештырыла, чөнки көтелгән канун өлгесе буенча Франция җирендә туганнар автоматик рәвештә Франция ватандашлары булырга тиеш, ә бәлигъ булган Франция ватандашлары сугыш очрагында фронтка җиберелгәннәр.

Балачагында Моэм фәкать французча сөйләшә, инглиз телен 11 яшендә генә үзләштерә башлый. Шул вакытта ата-анасы вафат булу сәбәпле аны Кент графлыгында яшәгән туганнары янына җибәрәләр.

Укуын ул Кентерберидагы Король мәктәбендә башлый. Аннары ул Гейдельберг университетына керә, биредә ул әдәбият һәм фәлсәфә фәннәрен үзләштерә. 1892 елда Моэм медицина мәктәбенә кабул ителә. 1897 елда ул беренче әдәби әсәрен («Ламбетлы Лиза») яза.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Сомерсет Моэм МИ-5 белән хезмәттәшлек итә. Россиягә җибәрелә, Александр Керенский, Борис Савинков һәм башка сәясәт эшлеклеләре белән сөйләшүләр алып бара. Октябрь инкыйлабыннан соң Швеция аша туган иленә кайта.

1917 елның маенда АКШта ул Сири Велкомга өйләнә. Аннары язучы, драматург эшчәнлеген активлаштыра, төрле илләргә сәяхәт итә.

Уильям Сомерсет Моэм 1965 елның 16 декабрендә пневмония авыруыннан Ницце хастаханәсендә вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]