Сыркыды
Сыркыды, Соркыды | |
---|---|
Ил | Россия |
Республика | Мордовия |
Район | Тәрби районы |
Координатлар | 54°2'42"тн, 43°5'59"кнч |
Халык саны | 341 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Телефон коды | 83456 |
Почта индексы | 431042 |
Русча топонимы | Сургодь |
Сыркыды, Соркыды (рус. Сургодь) — Мордовиянең Тәрби районына керүче татар авылы.
Авылда 1866 елга 180 йорт булган. 1920 елда авылда 3478 кеше яшәгән булса, 2000 елда барлыгы 430 кеше генә гомер сөргән. Кайчандыр Такташ исемен йөрткән колхоз да юк.[1]
2005 елда күренекле авылдашларына — шагыйрь Һади Такташка багышлап музей ачылган. Музей алдында шагыйрьгә бюст куелган, музейга терәтеп мәчет тә салынган. Бу эшләрнең матди ягын ул вакыттагы Татарстан сәламәтлек саклау министры булып эшләгән Камил Зыятдинов белән Мордовиянең сәламәтлек саклау министры Рафаил Аширов күтәргәннәр.[2]
Авыл атамасы мордваларның иске исемнәреннән (Суродейдан) килә.
Күренекле кешеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Ибраһим Аганин (1923―1987), совет разведчигы.
- Әхмәт Мостафинов (1904―1963), геолог.
- Һади Такташ (1901―1931), язучы.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Топонимический список татарских населенных пунктов Мордовии(үле сылтама)
- Байдакова Н. Н. Политика российских властей по отношению к нехристианскому населению и новокрещенам в XVI — начале XX вв. (на примере Тамбовского края): Дисс. … канд. ист. наук. — М., 2006. — 319 с.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу — Мордовия географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |