Ибраһим Аганин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Аганин latin yazuında])
Ибраһим Аганин
Туган телдә исем Ибраһим Хатәм улы Аганин
Туган 1923(1923)
СССР, РСФСР, Пенза губернасы , Мордва округы, Спасск өязе, Сыркыды
Үлгән 1987(1987)
СССР, РСФСР, Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Һөнәре разведчик
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы орденыII дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Ибраһим Аганин, Ибраһим Хатәм улы Аганин (рус. Ибрагим Хатямович Аганин, документларда: Игорь Харитонович Аганин [1], 1923 ел, СССР, РСФСР, Пенза губернасы, Мордва округы, Спасск өязе, Сыркыды1987 ел, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― Икенче бөтендөнья сугышы елларында фронт сызыгы артында махсус хезмәтләр тарафыннан нацист структураларына кертелгәннән соң эш иткән легендар совет разведчигы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1923 елда Пенза губернасы Мордва округы Спасск өязе (хәзерге Мордовия Республикасы Тәрби районы) Сыркыды авылында дүрт балалы татар гаиләсендә туган. Балачагы сугышка кадәр Идел буе немецлары АССРының башкаласы булган Энгельс шәһәрендә (хәзерге Сарытау өлкәсе) әнисенең абыйсы Алексей Агишев гаиләсендә үткән. Абыйсы Ибраһимның әти-әнисен улларын үзенә тәрбиягә бирергә күндерә. Һәр адымда тел практикасы булган шәһәрдә күрше яшьтәшләре белән аралашып, Ибраһим немец телен үзләштерә, немец мәктәбен бик яхшыга тәмамлый. Классик немец әдәбияты белән мавыга.

Энгельста мәктәпне тәмамлагач, Ибраһим Аганин 1940 елда Бауман исемендәге Мәскәү югары техник училищесына (хәзерге Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университеты[d]) укырга керә. 1941 елда фронтка китә. Башта Украинада сугышкан, һәм аңа еш кына әсирләрдән сорау алуда катнашырга туры килгән. 1942 елның 15 сентябрендә каты яраланган. Госпитальдән соң, аны Куйбышевка тәрҗемәчеләр курсларына җибәрәләр. Курсантлар белән МДУ, Чит телләр институты укытучылары, шулай ук махсус хезмәтләрнең югары офицерлары шөгыльләнгән. Курсантлар немец армиясенең уставын, аның структурасын, аерымлык билгеләрен, немец солдатларының психологиясен өйрәнәләр, дистәләгән немец документларын һәм солдат хатларын тәрҗемә итәләр.

Лейтенант Аганинны Сталинград янында сугышкан 258-нче дивизиягә җибәрәләр. Аганин разведка взводы белән җитәкчелек итә. Соңрак югары инстанцияләрдә Ибраһим Аганинны Германиядән хәрби частенә отпусктан кайтканда әсир төшкән немец лейтенанты Отто Вебер итеп рольгә кертеп, аның документлары белән дошман тылына җибәрергә карар итәләр[2]. Сталинград янында фашистларны тар-мар иткәннән соң, таркалган частьләрнең исән калган солдатларыннан һәм офицерларыннан реванш армиясе төзелә. Нәкъ менә шул армия Совет контрразведкасының максаты була. Контрразведкага немец махсус хезмәтләренең кадрлар составы турында мәгълүмат һәм совет хәрби әсирләреннән һәм җирле халыктан җәлеп ителгән агентларның исемнәре кирәк була.

1943 елның 23 февралендә фронт разведкасы ярдәме белән Амвросиевка[d] шәһәре янында кыр елгасы аша дошман тылына чыга. Вебер-Аганин Сталино (Донецк) шәһәренә бара. Монда аны Таганрогтан Сталинога кадәр зур аралыкта эш итүче GFP-721[3] дип аталган Geheime Feldpolizei[d] (абвер системасында төзелгән махсус җәзалау органы) подразделениесенә тәрҗемәче итеп билгелиләр. GFP тәрҗемәчесе Вебер-Аганин бик күп кыйммәтле мәгълүмат җыйган. Әлеге мәгълүматны тапшыру өчен элемтәче итеп Ибраһим сугыш алдыннан Мордовиядәге туган авылыннан Сталинога күченгән туганы Фатыйма апасын җәлеп итә. Фатыйма, үлем куркынычы булуга карамастан, ризалаша. Ибраһим кабат килгәч, Фатыйма аңа элемтә каналы һәм вакыты турында хәбәр итүче язу тапшыра.

Немецча матур һәм дөрес язучы Вебер-Аганин GFP җитәкчелеген аны тәрҗемәчедән эш алып баручы вазыйфасына күчерергә күндерә, ярты ел эчендә Аганин Көньяк фронт штабына дошман гаскәрләренең күчерелүе, хәрби аэродромнар һәм складлар урнашуы турында 14 мөһим мәгълүмат тапшырган. Бу хәбәрләр Кызыл Армиянең уңышлы һөҗүменә күп яктан ярдәм итә.

Россия Федерациясе Каһарманы (2014)
Алиме Абденанова (1924―1944)

Үзен тикшерә башлаганнарын сизенгән Ибраһим Аганин Киевка командировка вакытында яраланганнан соң дәваланырга ике атнага Кырымга баручы Рудольф Крюгерны очрата. Аганинга бер немецтан икенчесенә әверелергә туры килә. Крюгер документлары белән Аганин Кырымда ныгып калырга уйлый. GFPның Феодосиядәге яңа бүлекчәсендә рус телен һәм каллиграфик немец язуын яхшы белгән Крюгер-Аганин яңадан канцеляриядә урнаша. Фронт аша элемтә урнаштыру өчен румын офицеры Ион Кожухаруны файдалана. Тиздән разведчик Алиме Абденанова ярдәме белән Феодосия подпольесы белән элемтә урнаштыра. Ибраһим Алиме Абденановага аэродромнар, төзелгән ныгытмалар, немец гаскәрләренең урнашу схемаларын тапшыра. Алты ай дәвамында Аганин фронт штабына гаскәрләрне күчерү, хәрби аэродромнар һәм складлар урнашуы турында аеруча яшерен документлар тапшыра. 1943 елның апрель-май айларында ул үзәккә унике шифровка әзерли, аларда ГФП, СД агентлыгы турында мөһим мәгълүматлар, шулай ук фронтның әлеге участогында контрразведка органнарының рәсми һәм рәсми булмаган хезмәткәрләренең исемнәре, фамилияләре була.

1944 елның мартында Кишинев тирәсендә фронтны кичеп, совет гаскәрләре ягына чыгуга ирешә. Ләкин тулысынча эштән чыккан нерв системасы аркасында каты авырый.

1945 елның 30 декабрендә лейтенант И. Х. Аганин сәламәтлеге буенча запаска китә, Мәскәүдә яши. 1949 елда югары уку йортын тәмамлый, аннары аспирантурада укый, конструкторлык бюросында эшли, техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклый, доцент, институтта укытучы булып эшли. Ул Кызыл Армия кулына эләккән йөзләгән немец архивларын тикшерә һәм алар ярдәмендә тыныч гражданнар булып күренгән күп кенә хыянәтчеләрне һәм җәзалаучыларны ачыклый, аларга карата булган судларда катнаша.

1987 елда инфаркттан вафат булган. Мәскәү өлкәсе Данилов мөселман зиратында җирләнгән[4][5].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән, ул үстергән.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966 ― рус совет тәрҗемәчесе, публицист Лев Гинзбургның[d] «Бездна» китабында (Бездна: Повествование, основанное на документах. — М.: Сов. писатель, 1966. — 221 с.) разведчик Мироновның прототибы Ибраһим Аганин була.
  • 2016 ― «Ибрагим Аганин. Война за линией фронта» документаль фильмы (кинотасма идеясе һәм сценарий авторы, продюсеры Илнур Рафиков, режиссеры Алексей Китайцев; «Вианж Продакшн», «Звезда» ТРК белән берлектә)[6]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]