Сәләхетдин Әюби

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сәлахетдин Әюби
гарәп. صلاح الدين يوسف ابن ايوب

Тулы исеме әл-Малик ән-Насир Сала́х әд-Дүнийа вә-д-Дин Абү-л-Мозаффар Йосыф ибн Әйюб
Һөнәре Мисыр солтаны
Туу датасы 1138
Туу җире Тикрит
Үлем датасы 1193
Үлем җире Димәшкъ

Сәлахетдин Әюби, чын исеме Йосыф ибн Әюб, әл-Малик ән-Насир Сала́х әд-Дүнийа вә-д-Дин Абү-л-Мозаффар Йосыф ибн Әйюб (1138 - Тикрит, вафаты 1193 елда, Димәшкъ) — Мисыр һәм Сүрия солтаны, талантлы хәрби юлбашчы, XII гасыр ислам дөньясының лидеры. Мисыр, Сүрия, Гыйрак, Хиҗаз һәм Ямән белән идарә иткән Әюбиләр династиясенә нигез салучы.

Чыгышы белән гарәп түгел, элекке Месопотамия җирләреннән. Аурупадан килгән хисапсыз христиан чирүләрен хурлыклы җиңелүгә дучар итеп, «мөселман каһарманнарының байракчысы» исеме белән кешелек тарихына керде.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү]

Әйюби дәүләтенә нигез салучы (хәзерге Мисыр, Сурия, Ливан, Фәләстыйн, Өрдүн җирләре) Сәлахетдин, «Равәдия» кабиләсе шәйхе (рәисе) Нәҗметдин Әйюбинең улы, 1138 елда туа. Үзен бөтенләе белән гыйлем вә фәнгә багышлый, ләкин язмыш аны сугыш мәйданына чыгара.

Нуретдин Зәнги исемле сәргаскәр чирүендә сугышчан вазифа ала. Башлаган һәрбер эшен җиренә җиткереп үтәүне үзенә гадәт итеп алган Сәлахетдин кыска вакыт эчендә югары мәртәбәләргә ия була һәм мәлик титулын ала. Озак та үтми, үз биләмәләренең бәйсезлеген игълан итә, дәүләт чикләрен киңәйтү эшенә керешә. Шулай итеп, тарих хачлылар (тәре йөртүчеләр) гаскәрләренә каршы тау шикелле нык тора алырлык каһарманын әзерли. Сәлахетдин хачлы чирүләре белән беренче тапкыр 1160 еллар ахырында очраша. Шуннан соң вафатына кадәр язмыш аны гел хачлыларга каршы сугыш мәйданына чыгара тора. Ул, котырган диңгезнең дулкыннары шикелле, Көнбатыштан бертуктаусыз диярлек ябырылып килгән христиан гаскәреннән изге шәһәр Кодүсне (Иерусалимны) һәм үз дәүләтен саклау вә яклауны Аллаһ тарафыннан бирелгән бер вазифа төсле кабул итә һәм аны бөтен булган ихласлыгы белән үти.

Бихисап хачлы һөҗүмнәрен кире какканда, хачлыларны тәмам тармар иткән сугышларда солтан Сәлахетдиннең акылы, белеме, алдан күрә белүе, зирәк гаскәр башлыгы булуы кат-кат исбатлана. Алмания, Франция, Англия һәм башка христиан дәүләтләре күпме генә тапкыр Кодүсне мөселманнар кулыннан тартып алабыз дип килсәләр дә, алларына җиңелмәс гаскәр башлыгы Сәлахетдин чыга. Нәтиҗәдә хачлы рыцарьларның җиңелеп табан ялтыратулары гадәти хәлгә әйләнә.

Сәлахетдин 57 ел гомеренең 25 елын мөкатдәс сугышка багышлый. Шунысы игътибарга лаек: ул бервакытта да сугышны үзе башламый, ә бәлки хачлыларның һөҗүмнәрен кире кайтару өчен сугышырга мәҗбүр була.

Бик күп вакытын сугыш кырында үткәрүгә карамастан, Сәлахетдин дәүләт белән идарә итүне дә онытмый. Ул халыкның иң гади эшләре белән дә кызыксына. Мәсәлән, Акка шәһәрен камау вакытында аның чатыры янына бер хатын-кыз килә һәм гозерен сөйли. Сәлахетдиннең бик мәшгуль вакыты икән. «Иртәгә килсен, гозерен үтәргә тырышырбыз», — дип әйтә.

Хатын-кыз, бу җавапны ишеткәч: «Аллаһ колларының үтенечләрен үтәүне кичектерә икән, ни өчен соң ул безгә солтан булып тора?» - дип ярсып кычкыра. Солтан шунда ук, бөтен мөһим эшләрен ташлап, хатын янына килә, гозерен тыңлый һәм аннан үзен гафу итүен сорый.

Чыганаклар[үзгәртү]