Тамара Ходайбирдина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Тамара Ходайбирдина latin yazuında])
Тамара Ходайбирдина
Туган телдә исем Ходайбирдина Тамара Шаһит кызы
Туган 10 август 1923(1923-08-10)
Уфа, РСФСР, СССР
Үлгән 27 апрель 1998(1998-04-27) (74 яшь)
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре балет артисты
Бүләк һәм премияләре РСФСРның атказанган артисты (1955), БАССРның атказанган артисты.(1953)

Ходайбирдина Тамара Шаһит кызы (10 август 1923, Уфа — 27 апрель 1998, шунда ук), балет артисты. РСФСРның (1955) һәм БАССРның (1953) атказанган артисты.Тәүге профессиональ башкорт балериналарының берсе [1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уфа шәһәрендә Башкортстанның партия һәм дәүләт эшлеклесе, журналист һәм язучы Ходайбирдин Шәһит Әхмәт улы гаиләсендә дөньяга килгән.

1941 елда Ленинград хореография училищесын (педагогы М.Ф.Романова классы) тәмамлаган.

1964 елга кадәр Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында балет солисты, бер вакытта 1960-71 елларда Уфа сәнгать училищесында, 1968 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ижатына югары башкару техникасы, музыкальлек хас булган.

Аның рольләре арасында Сванильда ("Коппелия"; дебют, 1941), Одетта — Одиллия ("Аккош күле" — "Лебединое озеро", П.И.Чайковский), Лауренсия (А.А.Крейнның ш. ук исемле балеты), Эсмеральда (Ч.Пуньиның шул ук исемле балеты), Зарифа ("Тау риваяте" — "Горная быль", А.С.Ключарев) һәм башкалар. Иң яхшы партияләрнең берсе — Зарема ("Бакчасарай фонтаны" — "Бахчисарайский фонтан", Б.В.Асафьев).

Репертуарында дөнья халыклары биюләре, шул исәптән “Мөглифә", "Бүләк", "Су буенда очрашу" башкорт биюләре һәм башкалар бар.

Мәскәүдә Башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашкан (1955). ""Журавлиная песнь" (Свердловск к/ст, 1959) фильм-балетында төшкән. Бөтендөнья яшьләр һәм студентлар фестивале лауреаты (Бухарест, 1953).

Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСРның атказанган артисты (1955)
  • БАССРның атказанган артисты.(1953)

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Г а л и н а Г.С. Тамара Худайбердина. Уфа, 1996.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Худайбердина Тамара Шагитовна, archived from the original on 2019-12-24, retrieved 2021-04-30 

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]