Твиттер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Twitter

URL twitter.com
Төр микроблоггинг
Теркәлү кулланучы өчен кирәк
Телләр инглиз, испан, итальян, алман, француз, япон
Хуҗасы Twitter, Inc
Эшли башлау вакыты 2006 ел
Халәте актив

Твиттер (инг. Twitter) - микроблоггинг сервисы. Бер язмада (бер твитта) 140 символны язарга ирек бирә. Твиттер - социаль челтәр. Твиттер исеме - tweet сүзеннән алынган, инглизчә кошларның чер-чер килүләре, сайраулары мәгънәсенә туры килә. Твиттерда 140 млн. кеше теркәлгән.

Твиттердә күбесенчә актив интернет кулланучылары утыра, һәм күп кеше өчен Твиттер реклама һәм трафик чыганагы итеп күренә. Моннан тыш Твиттер - кызу аралашу коралы да, яңалыклар иң тиз тарала торган социаль челтәр дә.

Твиттердә меңләп татар теркәлгән, Твиттердәге татарлар исемлеген беренче итеп @qazan ясады - 100 татар твиттердә.

Твиттердә татар яңалыкларының каналлары да бар: Татар яңалыклары, Ислам яңалыклары.


Сылтамалар[үзгәртү]