Түләмә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Түләмә (яман карбункул, антракс) — авыл хуҗалыгы һәм кыргый хайваннарның һәммә төренә, шулай ук кешегә янаган куркыныч йогышлы авыру. Русиядә ел саен әлеге авыруның 15-20 очрагы теркәлә. Аның белән күбрәк хайваннар белән эшләүче кешеләр авырый. Элегрәк 1901-1910 елларда әлеге инфекция 16 меңнән артык кешене зарарлаган. Хәзер исә санитар-эпидемиологик хезмәтнең үсеше һ.б. нәтиҗәсендә авыру сирәк очрый.

Түләмә бактерияләре

Терлекләрдә ул кискен формада үтә, дуңгызларда – ангиоз формада. Кешедә еш кына тире катламнары инфекциясе рәвешендә күзәтелә, шул ук вакытта үпкә һәм эчәклек эшчәнлеге бозылу белән дә катлауланырга мөмкин, аерым очракларда температура күтәрелә.

Авыруны бацилла һәм спора формасындагы аэроб китереп чыгара. Инфекция чыганагы – авыру терлекләр, аларның бүлендекләре (тизәк, бәвел, канлы бүлендекләр). Туфракның түләмә белән зарарланган участоклары һәм тирә-юньдәге башка объектлар 100 ел буена инфекция чыганагы булып тора. Терлекләр зарарлануның төп юлы – су һәм азык аша. Кеше түләмә авыруы белән терлек караганда, аларны чалганда, тиресен тунаганда, түшкәсен бүлгәләгәндә, авыру терлекнең калдыкларын, үлеген җыйганда һәм юкка чыгарганда, зарарланган терлекне кая да булса илткәндә һәм чималны урнаштырганда зарарланырга мөмкин.

Түләмәнең берничә төре бар: тире, үпкә һәм эчәкләр түләмәсе. Авыруны китереп чыгара торган споралар тән тиресе аркылы үтеп керә (95 процент), бу тире түләмәсен барлыкка китерә. Инфекция сулыш юллары аша эләксә, үпкәләр зарарлана. Спораларны йоткан очракта, эчәкләр түләмәсе барлыкка килә (соңгы икесе бик сирәк күзәтелсә дә, аларның ахыры бик аянычлы тәмамланырга мөмкин). Тире түләмәсе, йокканнан соң 2-3 көн үтүгә үк, үзен сиздерә башлый. Тәндә зур булмаган кызыл тап барлыкка килә, соңыннан ул тыгыз төенгә әверелә. Ул исә, бераз вакыт үткәч, кабарып чыга, эченә үлек җыела. Соңыннан аның урынында кара күмерне хәтерләткән кутыр хасил була. Авырган вакытта кешедә хәлсезлек күзәтелә, температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә, башы авырта һ.б. Бизгәк 5-7 көн дәвам итә. 2-3 атнадан соң кутыр кубып төшә, җәрәхәт барлыкка килә, соңыннан аның урынында җөй кала. Үпкә, эчәкләр түләмәсе тагын да катлаулырак формада уза.

Микроблар тотрыклы булу сәбәпле, зарарланган көтүлекләр еллар буена авыру чыганагы булып тора. Кеше авыруны зарарланган терлекне караганда, эшкәрткәндә, саклаганда, сатып алганда һәм башка очракларда йоктыра. Шуңа күрә дә очраклы урыннардан ветеринар-санитар экспертизасыз һәм ветеринар документларсыз терлекчелек продуктларын сатып алудан сак булыгыз! Еш кына намуссыз сатучылар бернинди тикшерү, документларсыз гына ит продукциясен сатып җибәрү җаен карыйлар. Мондый итне кулланганда авыру йоктыру куркынычы бик зур.

Ветеринар-санитар нормалар сакланмаганда, тиешенчә күмелеп, койма белән уратылып алынмаганда, түләмәдән үлгән хайваннар күмелгән үләт базлары, биотермик чокырлар һәм башка күмү урыннары да куркыныч тудыра.

Кеше гадәттә тәненең сыдырылган урыннары, ашказаны-эчәк тракты буенча ( авыру терлекнең чи яки ныклап пешеп җитмәгән итен кулланганда), сулыш юллары (түләмә споралары булган һаваны сулаганда) аша авыру эләктерә. Авыру нигездә җәен йога. Организмның кайсы төше зарарлануына карап ул тире, ашказаны яки үпкә авырулары рәвешендә узарга мөмкин.

Чыганак[үзгәртү]