Төньяк Осетия дәүләт медицина академиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Төньяк Осетия дәүләт медицина академиясе latin yazuında])
Төньяк Осетия дәүләт медицина академиясе
Нигезләнү датасы 1939[1]
Рәсми исем Северо-Осетинский медицинский институт
Дәүләт  Россия[1]
Укучылар саны 2000
Рәсми веб-сайт sogma.ru[1]
Оешма хезмәткәрләре өчен төркем Q113635475?
Карта

[1]

Төньяк Осетия дәүләт медицина академиясе (рус. Северо-Осетинская государственная медицинская академия СОГМА) — Владикавказда урнашкан югары уку йорты, Төньяк Осетия һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләре өчен табиб кадрлары әзерли. Уку йортына 1939 елда нигез салына.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Академиягә, медицина институты буларак, 1939 елның 10 июлендә нигез салына[2]. 1942 елда Төньяк Осетиядәге хәрби хәрәкәтләр белән бәйле Ереванга эвакуацияләнә. Югары уку йорты укытучылары һәм студентларының күпчелеге Бөек Ватан сугышында катнаша һәм күп санлы бүләкләр белән кайта. 1975 елда яңа уку корпусын төзү тәмамлана. 1981 елда Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе ачыла. 1994 елда чит ил студентлары белән эшләү буенча бүлек ачыла. 1995 елда институт Төньяк Осетия дәүләт медицина академиясе дип үзгәртелә.

Хәзерге вакытта Академия составында — Үзәк фәнни-тикшеренү лабораториясе, фәнни-тикшеренү секторы, практик әзерлек үзәге, хисаплау үзәге, аккредитация үзәге, клиник шифаханә һәм стоматология поликлиникасы бар.

Әлеге вакытта югары уку йортында Төньяк Осетиядән һәм Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук Азәрбайҗан, Грузия, Таҗикстан, Һинд, Сүрия, Палестина, Мисыр һәм башка илләрдән 2000 чамасы студент укый.

Вуз студентлары төрле фәнни конференцияләрдә, Бөтенрусия һәм халыкара олимпиадаларда катнаша, аларда бик еш призлы урыннар яулый. СОГМА чыгарган студентларга чит илләрдә дә сорау зур.

Факультетлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта уку йортында биш факультет бар: дәвалау, стоматология, педиатрия, фармацевтика, медицина-профилактика.

Билгеле укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Брин Вадим Борисович (1943) — медицина фәннәре докторы, профессор, РАЕН әгъзасы, физиология кафедрасы мөдире.

Плахтий Сергей Яковлевич (1935) — гуманитар, социология һәм икътисад фәннәре кафедрасы профессоры, күп китаплар һәм монографияләр авторы.

Хетагурова Зара Владимировна (19332014) — медицина фәннәре докторы, профессор, табиб-ревматолог.

Касохов Тимофей Борисович (1960) — медицина фәннәре докторы, профессор, Төньяк Осетия-Алания Республикасының атказанган табибы, РАЕның атказанган фән һәм мәгариф эшлеклесе, 3нче балалар авырулары кафедрасы мөдире.

Җитәкчелеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ректоры (2015 елдан) — Ремизов Олег Валерьевич.

Президенты — Салбиев Казбек Дахцикоевич.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 GRID Release 2018-05-01 — 2018-05-01 — 2018. — doi:10.6084/M9.FIGSHARE.6216392
  2. Основные сведения. Северо-Осетинская государственная медицинская академия. әлеге чыганактан 2020-03-19 архивланды. 2020-03-19 тикшерелгән.