Фарад

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Төрле тип конденсатор үрнәкләре.
Озынлык үлчәмнәре чагыштырмача кечкенә, сыйдырышлыгы 1 Фарад булган конденсатор.

Фарад (билгеләнүе: Ф, F) — СИ үлчәү системасында электрик сыйдырышлыкның үлчәү берәмлеге. 1 Фарад 1 Кулон корылма конденсатор тәлинкәләре (обкладкалары) арасында 1 Вольт көчәнеш хасил иткәндәге конденсаторның электр сыйдырышлыгына тигез. СИ берәмлекләре нигезендә: 1Ф = (А·с)/В = Дж/В2 = (Вт·с)/В2 = Кл/В = Кл2/Дж = Кл2/(Н·м)= (с2·Кл2)/(м2·кг)=(с4·А2)/(м2·кг) = с/Ом
A=Ампер, В=Вольт, Кл=Кулон, Дж=Джоуль, м=метр, Н=Ньютон, с=секунда, Вт=Ватт, кг=килограмм, Ом

1Ф = А² • с4 / кг • м²

Үлчәү берәмлеге инглиз физигы Майкл Фарадей исеме хөрмәтенә аталган. Фарад бик зур сыйдырышлык. 1Ф сыйдырышлыкка радиусы 13 Кояш радиусына тигез ялгыз шар ия булыр иде. Мисал өчен, Җирнең сыйдырышлыгы (ялгыз үткәргеч буларак, Җир зурлыгындагы шарның) 700 микрофарад гына. Сәнәгать тарафыннан эшләп чыгарыла торган конденсаторларның номиналлары гадәттә “микро”, “нано-“ һәм “пикофарад”ларда үлчәнә. Шулай да, ионисторларның (ике электрик катламлы конденсаторларның) сыйдырышлыгы берничә килофарад булырга мөмкин. Хәзерге промышленность сыйдырышлыгы берәмлекләрчә һәм уннарча Фарад конденсаторлар эшләп чыгара. Тавыш аппаратурасында сыйдырышлыгы 40 Фарад булган гибрид конденсаторлар кулланыла.

Куллану өлкәсе[үзгәртү]

Фарадларда (яки аннан чыгарылма берәмлекләрдә) конденсатор сыйдырышлыгын, кабельләр сыйдырышлыгын һәм төрле приборларның электродлар арасындагы сыйдырышлыкны үлчиләр.
Электрик сыйдырышлыгы белән батарея һәм аккумуляторларның электрохимик сыйдырышлыгын бутамаска кирәк. Электрохимик сыйдырышлыкның табигате башка һәм ул башка берәмлекләрдә - Ампер-сәгатьләрдә үлчәнә (1А-сәг 3600 Кулонга тигез).
Шулай ук Фарад үлчәү берәмлеге белән Фарадей константасын (1 моль электроннарның электрик корылмасын, якынча 96485,3...Кл/мольгә тигез) бутамаска кирәк.

Өлешле һәм мәртәбәле берәмлекләр[үзгәртү]

Уннарча мәртәбәле һәм өлешле берәмлекләр стандарт СИ кушымчалары ярдәмендә ясала.

Мәртәбәле: Билгеләмәсе: Өлешле: Билгеләмәсе:
101 (дека) даФ / daF 10−1 (деци) дФ / dF
102 (гекто) гФ / hF 10−2 (санти) cФ / cF
103 кило кФ / kF 10−3 милли мФ / mF
106 мега МФ / МF 10−6 микро мкФ / μF
109 гига ГФ / GF 10−9 нано нФ / nF
1012 тера ТФ / ТF 10−12 пико пФ / pF
1015 пета ПФ / PF 10−15 фемто фФ / fF
1018 экса ЭФ / EF 10−18 атто aФ / aF
1021 зетта ЗФ / ZF 10−21 зепто зФ / zF
1024 йотта ИФ / YF 10−24 йокто иФ / yF

Искәрмә[үзгәртү]

Дека-, гекто-, деци-, сантиФарад үлчәү берәмлекләрен кулланырга киңәш ителми. Моның урынына уннарча, йөзләрчә, уннан бер, йөздән бер Фарад үлчәү берәмлеген кулланырга киңәш ителә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]