Финиш (спорт)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Финиш (спорт) latin yazuında])
Спринттагы финиш
Велосипед чабышының финишы

Финиш (ингл. finish — ахыр) — дистанциясе тизлеккә бәйләнгән спорт ярышларында (йөгерү, җәяү, чаңгы, велосипед, автомобиль, мотоцикл чабышлары, йөзү, ишкәк ишү, тау чаңгысы, тимераякта йөгерү, ат чабышы, җилкәнле спорт һ.б.) ахыргы нокта, шулай ук мондый ярышларның соңгы, иң мөһим өлеше.

Финиш сызык яки яссылык белән билгеләнә, кайчакта финишка беренче булып килгән җиңүче ерткан финиш тасмасы белән билгеләнә. 1960-еллардан башлап финиш сызыгын узу мизгеле югары төгәллек белән теркәлә, моның өчен махсус электрон җайланмалар кулланыла.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Старт (спорт) — спорт ярышларында дистанциянең башлангыч ноктасы