Фирдинат Дәүләтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирдинат Дәүләтов latin yazuında])
Фирдинат Дәүләтов

Фирдинат Дәүләтов (3 февраль 1959 ел) — галим-агроном, югары мәктәп укытучысы. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (2006), профессор (2007). Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фирдинат Әгъләм улы Дәүләтов 1989 елның 3 февралендә Башкорт АССРның Чишмә районы Яңавыл авылында туа[1]. 1984 елда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын тәмамлаганнан соң, өлкән агроном, кече гыйльми хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәткәр вазифаларын башкара.

Хезмәт эшмәкәрлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Ә. Дәүләтов 1997-2000 елларда Башкорт дәүләт аграр университетында студентларга белем бирә (доцент). 2007 елдан алып Башкортстан авыл хуҗалыгы гыйльми тикшеренү институты лабораториясе мөдире, бер үк вакытта 2004 елдан Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта, ә 2007 елдан шушы ук университетның генетика кафедрасы профессоры була.

2010 елдан — Башкорт дәүләт аграр университетының ботаника, үсемлекләр физиологиясе һәм генетикасы кафедрасы профессоры.

Ф. Ә Дәүләтовның 6 авторлык таныклыгы, селекциядәге казанышлары өчен 4 патенты бар. Ул — 4 китап авторы. Ике фәннәр кандидаты әзерләгән.

Гыйльми эшләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Методы и результаты селекции гороха в Башкортостане. Уфа, 2006; Российская акад. с.-х. наук, Акад. наук Респ. Башкортостан, Башкирский науч.-исследовательский ин-т сельского хоз-ва. — Уфа : Эпоха : БНИИ СХ, 2006. — 95 с. : ил., табл.; 21 см; ISBN 5-900944-78-6;;
  • Селекция неосыпающихся сортов гороха в условиях Южного Урала. Уфа, 2008.
  • Башкортостанда борчак селекциясе ысуллары һәм нәтиҗәләре.
  • Авыл һәм урман хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы фәннәре — Махсус үсемлекчелек — Кырчылык — Иген-кузаклы культуралар — Борчак — Культуралы үсемлекләрнең селекциясе һәм генетикасы;
  • Авыл һәм урман хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы фәннәре — Россия Федерациясе — Башкортстан — Кырчылык.

Ф. Ә. Дәүләтовның гыйльми эшчәнлеге генетикага, селекциягә, орлыкчылыкка һәм кузаклы иген культураларын эшкәртү технологиясенә багышланган. Ф. Ә. Дәүләтов борчак коллекциясенең 550‑дән артык төренә бәя бирә, сортларның билге параметрларын ачыклый һәм модельләрен эшли. Ф. Ә. Дәүләтов катнашлыгында борчакның Кормовой 5, Памяти Хангильдина, Чишминский 75,Чишминский 80, Чишминский 95, Чишминский 229 сортлары чыгарыла.

80‑нән артык фәнни хезмәт һәм 6 уйлап табу авторы.

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2011).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дәүләтов Фирдинат Әгъләм улы 2019 елның 28 ноябрь көнендә архивланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Дәүләтов Фирҙинәт Әғләм улы 2016 елның 21 апрель көнендә архивланган.