Франц Кафка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Франц Кафка
Kafka portrait.jpg
Туу датасы: 3 июль 1883(1883-07-03)
Туу урыны: Прага, Австро-Венгрия
Үлем датасы: 3 июнь 1924(1924-06-03) (40 яшь)
Үлем урыны: Кирлинг, Клостернойбург, Беренче Австрия Җөмһүрияте
Ватандашлык: Австро-Венгрия байрагы
Эшчәнлек төре: прозаик
Юнәлеш: модернизм, абсурд әдәбияты
Иҗат итү теле: алман теле, чех теле

Франц Кафка (алман. Franz Kafka, 1883 елның 3 июле, Прага1924 елның 3 июне, Клорнойбург, Беренче Австрия Җөмһүрияте) – XX гасырның төп алман телле язучыларының берсе, аның күпчелек әсәрләре вафатыннан соң гына нәшер ителә. Аның абсурд һәм тышкы дөнья һәм югары авториттетан куркуга бай әсәрләре укучыда шомлы хисләр тудыруга сәләтле. Бу исә дөнья әдәбиятында уникаль хәл.

Биография[үзгәртү]

Кафка 1883 елның 3 июлендә Праганың (Чехия, ул вакытта – Австро-Венгрия империясенең бер өлеше) элеккеге яһүди геттосы — Йозефлар районында яшәүче яһүдиләр гаиләсендә туа. Әтисе – Герман (Ге`ных) Кафка (1852-1931) Көньяк Чехиядәге яһүди мәхәлләсеннән була, 1882 елдан соң галантерея товарлары белән күпләп сатучы булып эшли. «Кафка» фамилиясе чех теленнән килеп чыккан (kavka сүзе «чәүкә» дигәнне аңлата). Франц хатлар өчен еш кулланган Герман Кафканың шәхси конвертларында эмблема сыйфатында койрыгы белән уйнаклап торучы чәүкә төшерелгән. Язучының әнисе – Юлия Кафка (кыз чагында Этл Леви) (1856-1934), бай сыра ясаучы кызы, — алман телендә сөйләшергә яраткан. Кафка үзе алманча язган, ләкин чех телен дә бик яхшы белгән. Ул шулай ук яхшы гына французчаны да аңлаган. Яһүди булса да, Кафка идиш телен бөтенләй белмәгән һәм Көнчыгыш Аурупа яһүдиләре белән өлешчә кызыксынуы да 20 яшендә генә, Прагада яһүд театр төркемнәре гастроль белән йөргәндә генә башлана; гыйбрани телен ул тормышының соңгы елларында гына өйрәнә башлый.

Кафканың ике кече энесе һәм өч кече сеңлесе була. Ике энесе дә ике яшьләре тулганчы ук вафат булалар. Ә сеңелләре – Элли, Валли, Оттла – Икенче бөтендөнья сугышы вакытында, Польшадагы концентрацион лагерьларда һәлак булалар. 1899 елдан 1893 елга кадәр Кафка башлангыч мәктәптә (Deutsche Knabenschule) укый, ә 1901 елда гимназияне тәмамлый. Праганың Карл университетын да тәмамлап, хокук докторы дәрәҗәсен ала һәм саклау оешмасында эшли башлый. Бу вазифада 1922 елда авыру сәбәпле пенсиягә чыкканчы кала. Хезмәт язучы өчен кыен була һәм икенче планда тора: хатларында һәм көндәлекләрендә ул җитәкчесен, хезмәттәшләрен һәм клиентларын күрәлмавы турында яза. Аның өчен иң мөһиме «аның бөтен яшәешен аклаучы» әдәбият була. Ләкин 1917 елда язучы үпкә туберкулёзы белән авырый башлый. Ул 1924 елның 3 июнендә, Вена кырындагы санаторийда вафат була. Үлеменең сәбәбе ачлык булуы мөмкин, чөнки ул тамагындагы авыртулар аркасында ризык кабул итә алмый башлаган була. 1924 елның 11 июнендә аны Прагага кайтарып, Яңа яһүд зиратында гаилә каберлегендә күмәләр.

Исән чагында Кафканың бары берничә кыска хикәясе генә нәшер ителә һәм алар, әлбәттә, аның иҗатына карата зур кызыксындыру тудырмыйлар. Вафаты алдыннан ул якын дусты Макс Бродка язган барлык әсәрләрен яндырырга куша. Кафканың сөйгәне Дора Димант чыннан да кулъязмаларны юк итә, ләкин Макс Брод дустының әйткәннәрен үтәми һәм әсәрләрне нәшер итә.

Сылтамалар[үзгәртү]