Фәния Рәхмәтуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәния Рәхмәтуллина latin yazuında])
Фәния Рәхмәтуллина
Туган 23 март 1958(1958-03-23) (66 яшь)
Сагитово[d], Маканский сельсовет[d], Хәйбулла районы, БАССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Акъяр (Хәйбулла районы)
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре укытучы, бала караучы, логопед

Фәния Рәхмәтуллина (23 март 1958 ел) — укытучы-логопед, методик кулланмалар авторы. Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре (2012), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2000).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәния Зәкәрия кызы Рәхмәтуллина 1958 елның 23 мартында Башкорт АССРның Хәйбулла районы Сәгыйт авылында туган.

Туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1969 елда укуын күрше Мәмәт урта мәктәбендә дәвам итә. Өлгергәнлек аттестаты алгач, хезмәт эшчәнлеген Сәгыйт авылында башлый.

Ике ел эшләгәннән соң, 1978 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультеты башкорт-рус бүлегенә укырга керә. Җәйге каникул вакытларында берничә ел рәттән студентларның төзелеш отрядлары составында хезмәт семестрларда катнаша.

Югары һөнәри белем алган яшь белгеч 1982-1984 елларда Сәгыйт авылы мәктәбендә башкорт теле укытучысы булып эшли.

1984 елдан район үзәге Акъяр авылындагы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

2004 елда, читтән торып икенче югары белем алгач, ул шунда ук укытучы-логопед булып эшли[1].

Фәния Зәкәрия кызы Рәхмәтуллина балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм ата-аналар өчен тәгаенләнгән методик кулланмалар авторы. Ул шулай ук районның Дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссиянең логопедия буенча экспертлар төркеме рәисе урынбасары вазифасын уңышлы башкара[2].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Нәфикова З. Г., Рәхмәтуллина Ф. З., Байчурина З. Ә., Вахитова З. З. Тузганак: балалар бакчасының беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү дәресләре үрнәкләре. Методик кулланма. – Уфа, Башкортстан Республикасының Мәгариф үстерү институты нәшрияты, 2009. – 88 бит.
  • Нәфикова З. Г., Рәхмәтуллина Ф. З. Аң–белем үстерүче дидактик уенчыклар (1-3 яшьлек балалар өчен): Методик кулланма. Уфа: Башкортстан Республикасының Мәгариф үстерү институты нәшрияты, 2009. – 46 бит.
  • Нәфикова З. Г., Рәхмәтуллина Ф. З. Фонематика: бер яшьтән өч яшькә кадәрге балаларга сүзләрне ишетергә һәм дөрес әйтергә уку: Методик кулланма. Уфа: Башкортстан Республикасының Мәгариф үстерү институты нәшрияты, 2011. 36 бит.
  • Нәфикова З. Г., Рәхмәтуллина Ф. З. Матур сөйләшәм: сөйләмдә тел кимчелекләре булган балаларга сүзләрне дөрес әйтергә уку өчен дәреслекләр өлгесе: Методик кулланма. – Уфа: Башкортстан Республикасының Мәгариф үстерү институты нәшрияты, 2012. – 60 бит.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре (2012)
  • Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2000)
  • Хәйбулла урын хакимиятенең Мактау грамоталары
  • Район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Официальный сайт Муниципального автономного дошкольного образовательного учреждения центр развития ребенка — Детский сад "Бэпембэ"(рус.)(Тикшерелгән 8 декабрь 2018)
  2. haibroo.ucoz.ru/spisok_chlenov_ehkspertnykh_grupp.doc Список членов экспертной группы при Комиссии по аттестации педагогических работников государственных и муниципальных образовательных учреждений РБ по МР Хайбуллинский район

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Эльза Мөхәммәдиева. Үзебез турында сүзебез. Сибай: «ЗауралПолигафия» матбугат үзәге, 2017 — 60 бит.