Черкез Али

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Черкез Али latin yazuında])
Черкез Али
Туган 25 май 1925(1925-05-25)
Бакчасарай районы, Кырым АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 21 февраль 2005(2005-02-21) (79 яшь)
Акмәсҗит, Украина
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер Ташкәнт дәүләт педагогия университеты[d]
Һөнәре язучы, журналист, шагыйрь

Черкез-Али (чын фамилиясе Аметов ; укр. Черкес-Алі Амєтов) — кырым татар язучысы, шагыйрь һәм публицист. «Йылдыз» журналының баш мөхәррире (1976—1979).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1925 елның 25 маенда Багатыр авылында туган. Җирле авыл мәктәбендә укыган. Бала чагында Уралга депортацияләнә, аннары Казахстанга күченә. Низами ис. Ташкент педагогик институтының филология факультетын тәмамлагач. «Ленин Байрагы» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

1967—1986 елларда Г.Гулям исемендәге нәшриятта кырым татар әдәбияты бүлеге мөдире булып эшли, шул ук вакытта «Йылдыз» альманахын редакцияли (1976—1979). Соңрак, шул ук журналның баш мөхәррире урынбасары була. Аның шигырьләре һәм прозаларының берничә җыентыгы Ташкентта басыла, шул исәптән «Арзуларым» (Хыялларым), «Ер нефеси» (Җир сулышы), «Ешиль далгъалар» (Яшел дулкыннар), «Сабалар къучагъында» (Сабалар кочагында) һәм башкалары.

1995 елда Черкез Али туган ягына кайта. 1999 елда Симферопольдә аның «Уян, Чатырдаг, уян!» китабы дөнья күрә. 2000 елда 75 яшь тулу уңаеннан аңа Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә[1].

2005 елның 21 февралендә Симферопольдә үлә.

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Амет, Н. О къайда ве насыл иште чалышмасын, бутюн вакъыт бедиий эсерлер ярата эди: Черкез-Али Аметов акъкъында / Н. Амет // Къырым. — 2005. — Майыс 28. — С. 4.
  • Сеферова, Ф. А. Фольклорные мотивы — этико-эстетические составляющие художественного мира Черкез-Али / Ф. А. Сеферова // Этические идеалы крымскотатарской прозы 60-80гг. XX века / Ф. А. Сеферова. — 2009. — С. 110—127.
  • Черкез-Али : краткий курс жизни и творчества // Крымскотатарская литература. Учеб. пособие по интегрированному курсу «Литература» /авт. — сост. Р. Фазыл. — Симферополь, 2005. — С. 138—139.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Про відзначення державними нагородами України. Верховна Рада України. Законодавство України. 2022-05-22 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]