Черкели

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Черкели latin yazuında])
Черкели
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Никулинское сельское поселение[d]
Сәгать поясы UTC+03:00[1] һәм UTC+04:00[1]
Почта индексы 433803
Җирле телефон коды 842 47 31
Карта

Черкели (Зур Чирекле, рус. Большой Чирклей) – Сембер өлкәсендә иң зур татар авылы. М5 «Урал» Мәскәү-Чиләбе юлы өстендә урнашкан. Янәшәдә Куйбышев тимер юлы станциясе Никулино (1913 елдан).

Белешмә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Архив мәгълүматлары буенча, бу авылга 1600 елда Төмән якларыннан күчеп килгән унике татар гаиләсе тарафыннан нигез салына. 1937 елга кадәр ул Пенза өлкәсенә караган. Черкели, Курмаевка һәм күршедәге Ялгаш, Татар Кынадысы, Дәхтәрни авылы мөселманнарының күмәкләшеп дини бәйрәмнәрне бергәләшеп уздыруы совет хөкүмәтен куркыткан. 1929 елны күмәк бәйрәм оештырганы өчен бер төркем мулллар һәм хәлле игенчеләрне НКВД атып үтерә.[2] Территория реформалары вакытында Черкели Сембер өлкәсенең Николаевка районына кертелә.

Бүген Зур Чирекледә өч меңгә якын дин вә канкардәшебез гомер кичерә. Ул 800гә якын шәхси хуҗалыкны берләштерә. Бай тарихлы урта мәктәптә 237 бала белем ала (2012). Мәктәп Никулинодан күчерелгән алпавытның агач йорында урнашкан. Балалар фән нигезләрен рус һәм татар телендә үзләштерәләр, тәрбия эшләре тулысынча диярлек үзебезчә алып барыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны — 274.

2009 елда 49 бала туган, 27 кеше үлгән, 2010 елда 53 бала туган, 31 кеше үлгән.

  • 18 яшькә кадәргеләр – 687;
  • эш яшендәгеләр – 1050;
  • пенсионерлар – 702;
  • инвалидлар – 240;
  • инвалид-балалар - 10;
  • ялгыз аналар – 3 чел.;
  • күпбалалы гаиләләр – 22, балалар саны – 68;
  • хезмәт ветераннары – 68 (2011).[3]

Авыл советы территориясендә 150 кешегә эш бар. Мәктәптә 40 кеше эшли, почтада - 10, ФАПта - 8. 3 такта яру җайланмасы, тегермән-икмәк заводы. М5 юлы буенда 3 кафе. Куй көтүе тотучылар шактый, фермерлар бар.

Танылган шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]