Чәүкә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Чәүкә

Чәүкә (лат. Corvus monedula) — карга кошлар семьялыгыннан каргалар ыругының кошы.

Гәүдә озынлыгы 34–39 см, авырлыгы 175–280 г. Каурыйлар кара төсеннән көмешсыман сорыга кадәр (баш һәм күкрәк). Күзнең төсле катлавы ак диярлек.

Паркларда, бакчаларда, кыяларда төркемнәре белән оялыйлар. Ояны агач куышына ясыйлар. Киң таралган кошлар. Ауразия һәм Төньяк Африкада очрыйлар.

Ерак Көнчыгышта чәүкәгә охшашлы даурия чәүкәсе дигән төре таралган. Аурупа һәм даурия чәүкәләре бергә Coloeus асыругыны тәшкил итәләр.