Щапов урамы (Казан)
Төбәк | Татарстан |
---|---|
Шәһәр | Казан |
Район | Казан |
Кисеп үтә |
Прафисыр тыкрыгы, Кочетов тыкрыгы, Маяковски урамы, Гоголь урамы, Мөштәри урамы, Толстой урамы, Курашов урамы һәм Пушкин урамы |
Щапов урамы (рус. улица Щапова) — Казанның тарихи үзәгендә урнашкан урам. Пушкин урамыннан башланып, Курашов урамы белән киселештә тәмамлана. Кочетов тыкрыгы, Маяковский/Гоголь, Мөштәри һәм Толстой урамнары белән кисешә. Тарихчы, Казан университеты профессоры Афанасий Щапов (1831-1876) исемен йөртә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Октябрь инкыйлабына кадәр Иске Чүлмәк урамы (рус. Старо-Горшечная) дип аталган. Хәзерге исемен 1927 елның 2 ноябреннән йөртә.
Урам белән бәйле шәхесләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Александр Вишневский
- Василий Мосолов
- Владимир Иванов
- Гомәр Биләлев
- Евлампий Будрин
- Илиодор Износков
- Ладимер Иванов
- Михаил Чебоксаров
- Сергей Сперански
Игътибарга лаек объектлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 20нче йорт — Бакый Урманче музее