Эмма Мейсснер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эмма Мейсснер latin yazuında])
Эмма Мейсснер
Туган 30 октябрь 1866(1866-10-30)[1][2]
Карлстад[d], Карлстад[d], Вермланд[d], Швеция[1][2]
Үлгән 20 ноябрь 1942(1942-11-20)[1] (76 яшь)
Энгелбрект[d], Стокгольм[d], Стокгольмское обер-губернаторство[d], Швеция[1]
Күмү урыны Северное кладбище[d][3][4]
Ватандашлыгы  Швеция
Һөнәре актёр, киноактер, operetta singer
Җефет Hjalmar Meissner[d][1]

 Эмма Мейсснер Викиҗыентыкта

Эмма Мейсснер (швед. Emma Meissner, 30 октябрь 186620 ноябрь 1942) — швед опера җырчысы (сопрано) һәм театр актрисасы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эмма Оливия Экстрем 1866 елда Карлстадта туган. Әти-әнисе Юхан Фредрик Экстрем һәм Анна Брита Петтерсон.

1881—1883 елларда Стокһольм шәһәрендә Mindre teatern театрында хорда җырлый. Башлангыч ролен Sjökadetten операсында башкара. 1884—1885 елларда Эмма Стокһольм консерваториясендә укый, ары Фриц Альбергта һәм Сигне Хеббеда укый.

Укудан соң Эмма 1888—1889 елларда Стокһольмда Södra Teatern театрында эшли. 1890 елда Стокһольмның Vasateatern «Микадо» операсында ул Ям-Ям ролен башкара. 1891 елда Элизабет Йортберг белән бергә варьете җырчысы буларак Норвегия, Дания, Бөекбритания, Германияда Аурупаның төрле калаларында чыгыш ясый. Соңыннан ул Oscarsteatern театрында эшли. 1907 елда биредә Франц Легараның «Күңелле тол хатын» беренче швед опереттасында төп рольдә уйный. Эмма барлыгы йөздән артык төрле постановкаларда катнаша.

Эмма белән 1903 елда тавышсыз «Лили» фильмында роль башкарып, кино актрисасы була. Барча 15 кинотасмага төшә.

1894—1897 елларда Эмма казначей Роберт Бергта кияүдә була. 1899 елда ул Яльмар Мейссерның хатыны була, ире 1925 елга кадәр Альберт Ранфт театрларында, Король операсында һәм Гетеборг симфоник оркестрда дирижёр булып эшли.

Эмма Мейсснер 1942 елда вафат була һәм Стокһольмда җирләнә.

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Lili (1903)
  • Den glada änkan (1907)
  • Amerikaminnen (1908)
  • Skilda tiders danser (1909)
  • Filmdrottningen (1913)
  • Hemslavinnor (1923)
  • Falska miljonären (1931)
  • Vi som går köksvägen (1932)
  • Eva går ombord (1934)
  • Intermezzo (1936)
  • Sara lär sig folkvett (1937)
  • Pappas pojke (1937)
  • Familjen Andersson (1937)
  • Stackars Ferdinand (bortklippt) (1941)
  • Fåfängans marknad (1962)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]