Эраст Салищев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Эраст Салищев latin yazuında])
Эраст Салищев
Туган 23 июль (4 август) 1851
Мичуринск, Тамбу губернасы, Россия империясе
Үлгән 12 (25) июнь 1901 (49 яшь)
Тум, Россия империясе
Үлем сәбәбе үпкә авыруы[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Император тыйб-хирургия академиясе[d]
Һөнәре галим, хирург
Эш бирүче Император тыйб-хирургия академиясе[d]
Балалар Всеволод Эрастович Салищев[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина докторы[d]

 Эраст Салищев Викиҗыентыкта

Эраст Гаврилович Салищев (23 июль /4 авг./ 1851 ел, Козлов шәһәре, Тамбов губернасы — 12 /25/ июнь 1901 ел, Томск) — хирург; госпиталь хирургия клиникасы һәм буын чыгу, сынган урын гыйлеме белән десмургия кафедрасының ординар профессоры [1].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эраст Гаврилович Салищев 1851 елда Тамбов губернасының Козлов шәһәрендә сәүдәгәр гаиләсендә туган.

Медицина фәне белән Казан университетында (1871 елда П.Лесгафтны эштән бушатуга каршы протест белдереп укуны ташлый ) һәм Медицина-хирургия академиясендә шөгыльләнә, биредә курсны 1875 елда тәмамлый (тик яхшы билгеләренә). Башта земство табибы була; 1880 елдан алып 1885 елга кадәр Хәрби-медицина академиясенең (Санкт-Петербург) хирургия клиникасында шәхси ординатор була. 1885 елда медицина докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый, ә 1887 елда шул ук Академияда прозектор итеп тәгаенләнә.

1890 елдан алып 1892 елга кадәр Томск университетында хирургия профессоры була, ә 1892 елда госпиталь хирургия клиникасы кафедрасына күчерелә. 1901 елда «Үпкә эмболиясеннән үләм — ярып карамаска» дигән сүзләр белән вафат була. Э.Г.Салищеваны җирләргә меңләгән халык җыела[2]. Иоанно-Предтеченский монастыре зиратында җирләнә, каберенә гнейстан һәм кара граниттан кыя кияфәтендә һәйкәл куела, ул 1973 елда мәдәни мирас объекты дип таныла.[3] Хәзер һәйкәлнең торган урыны билгеле түгел.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәшер ителгән якынча 20 эше:

  • «Топографический очерк мужской промежности» (дисс., СПб., 1885),
  • «Хирургическая анатомия и перевязка наружной сонной артерии in loco electionis» («Врач», 1886),
  • «О боковой литотомии в анатомо-хирургическом отношении» («Хирургический вестник», 1889),
  • «Новый истинный отдельный боковой добавочный зоб» (ib., 1891, а также в «Arch. f ü r. klin. Chirurgie», т. XLVIII), «Beitrag zur lehre von den Blasenbr üchen» («Arch. fü r klin. Chir.», т. LIV),
  • «Полное изучение предстательной железы и т. д.» («Хир. лет.», 1895),
  • «Пришивание подвижной почки» (ib., 1895),
  • «Вылущение всей нижней конечности с её безымянною костью» («Врач», 1899, а также в cArch. f ü r klin. Chir.", т. LIX).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]