Югалту (фильм, 2012)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Югалту (фильм, 2012) latin yazuında])
Югалту
Режиссёр Илдар Ягъфәров
Продюсер Илдар Ягъфәров
Сценаричы Адель Хаиров
Илдар Ягъфәров
Ирек Хафизов
Радик Сәлимов
Марсель Тимофеев
Баш ролләрдә Равил Шәрәфиев
Ирек Хафизов
Радик Сәлимов
Марсель Тимофеев
Оператор Әмир Золондинов
Монтажчы Вадим Григорьев
Көйязар Радик Сәлимов
Озынлык 46 мин
Тел татарча
русча

«Югалту» — 2012 елда дөнья күргән Илдар Ягъфәровның кыскаметражлы фильмы. Фильм Пермь өлкәсе Барда районында, Казанда һәм Санкт-Петербургда төшерелгән.

Фильмны Пермь өлкәсе Барда районындагы бер татар авылында төшергәннәр. Барда районы — Илдар Ягъфәровның туган ягы. Барда ягы аның әтисе Рәшит Ягъфәровның да туган төбәге. Фильмда барган сюжет татар авылы мохите һәм рус шәһәре мохите белән бәйләнгән.

Эчтәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фильмының эчтәлеге әти (Равил Шәрәфиев) һәм аның улларының мөнәсәбәтләре тирәсендә бара. Фильм башында авылда яшәүче Әнвәр (Ирек Хафизов) шәһәрдәге бертуганнарын авылга чакыртып ала, чөнки авылда кинәттән әтиләре югала. Ташландык авылда аның кайда икәнлеген беркем белми. Шәһәрдән кайтып төшкән композитор Шамил (Радик Сәлимов) һәм төзүче Марсель (Марсель Тимофеев) әтиләрен эзләргә керешә. Әтине эзләү дәверендә бертуганнар бер-берсенә якыная, тамырларын искә төшерә, бер максат өчен берләшә. Ызгышлар да, талашлар да булып ала, әмма ахыр чиктә әтиләре йортка үзе кайта.


« Фильм татарлар турында. Без югалмыйбыз, безгә нибары берләшергә генә кирәк дип әйтергә теләдем. Бу фильмны әти белән үк уйлый башлаган идек. Хәзер мин дә олыгая барам, кызым үсеп килә. Бу проблем минем өчен дә бик актуаль икәнлеген аңладым. Фильмдагы Әти - ул безнең туган телебез. Фильмда Әти югалмый, ә туган тел югала. Мин шуны әйтергә теләдем...
Илдар Ягъфәров
»

Ролләрдә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Актёр Роле
Равил Шәрәфиев әти
Ирек Хафизов Әнвәр Әнвәр
Радик Сәлимов Шамил Шамил
Марсель Тимофеев Марс Марс

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]