Юлай Үзәнбаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юлай Үзәнбаев latin yazuında])
Юлай Үзәнбаев
Туган 3 апрель 1967(1967-04-03) (57 яшь)
Мәләвез районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Уфа сәнгать училищесы
Һөнәре композитор

Үзәнбаев Юлай Хәмит улы (3 апрель 1967 ел) — композитор, Башкортстан Республикасының Шәйехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (1999), Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юлай Хәмит улы Үзәнбаев 1967 елның 3 апрелендә Башкорт АССРның Мәләвез районы Түләк авылында күп балалы гаиләдә 6 нчы бала булып дөньяга килгән. Бәләкәй чагыннан ук гармунда уйнарга яраткан. Тәнзилә апасы, талант ятып калмасын дип, Уфага алып килә. Уфа сәнгать институты янында аеруча сәләтле балаларга тәгаенләнгән Урта махсус музыкаль мәктәбенә (хәзер Урта махсус музыка колледжы) баян классы буенча укырга кертә.

Аннары Юлай Үзәнбаев Уфа сәнгать училищесын, шуннан Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Юлай Үзәнбаев үзенең хезмәт юлын Башкорт дәүләт филармониясенең «Ядкәр» фольклор төркемендә концертмейстер булып башлый. Дистә елларга сузылган иҗади эшчәнлеге дәвамында үзен белемле, һөнәри әзерлекле, сәләтле композитор һәм музыкант итеп танытты.

Баймак каласындагы сәнгать мәктәбе музыка укытучысыннан алып Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт драма театрының һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академиягә драма театрының музыка бүлеге мөдире дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.

Иҗади эшчәнлеге чорында ул, Башкортстанның һәм Татарстанның танылган җырчылары Флүрә Килдиярова, Фәрит Бикбулатов, Нәзифә Кадыйрова, Салават Фәтхетдинов, Габделфәт Сафин, Айдар Галимов, Азамат Тимеров һәм башкалар репертуарына кергән бик күп кабатланмас һәм истәлекле музыкаль әсәрләр язды.

Композитор буларак, ул Сибай, Стәрлетамак, Салават, Туймазы драмтеатрларында, шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында, Мостай Кәрим исемендәге яшьләр театрында, «Нур» татар дәүләт театрында Мәҗит Гафури, Мөхәмәтша Бурангулов, Мостай Кәрим, Нәҗип Асанбаев, Зәйнәп Биишева, Флорид Бүләков һәм башкалар әсәрләре буенча куелган 50-дән артык спектакльгә көй яза.

Тамашачы аның «Ак болытлар», «Учларыма сал син йөрәгеңне», «Елгалар төнен сөйләшә», «Бию» кебек йөрәк түрендәге, моңлы җырларын ярата һәм югары бәяли, аның җырлары Башкортстан Республикасында яшәгән халык арасында киң таралган һәм уңыш казанган. Алар тәэсирлелек тирәнлеге, үзенчәлекле моңы белән аерыла. Композитор үзенең музыкаль ижатында халык җыры һәм музыкасы чыганакларын файдалана.

Юлай Үзәнбаевның 7 аудио һәм видеокассетасы һәм «Исемеңне салдым җырларга» җырлар җыентыгы дөнья күрде.

Ул берничә тапкыр «Ел композиторы» исеменә лаек булды. Башкортстан Республикасының музыкаль сәнгатенә һәм мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен 1999 елда композитор иҗаты Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясен алды.

Үзәнбаев Юлай Хәмит улы — Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

2008 елда Башкорт дәүләт академия драма театрында Әнгам Атнабаевның өченче тапкыр яңартып куелган «Балакайларым» спектаклен музыкаль яктан бизи.

2017 елда Әнгам Атнабаевның «Нур» театрында күрсәтелгән «Ул кайтты» спектакленә Юлай Үзәнбаев көй язды.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Рәмилә белән бер ул һәм бер кыз тәрбияли.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1999 — Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе «Тылсымлы курай» (Зәйнәп Биишева), «Төштәге җыр» (Таңчулпан Гарипова), «Кыңгырау чәчәк» (Нәҗип Асанбаев) һәм «Соңгы акчарлак» (Буранбай Искужин) спектакльләрен музыкаль яктан бизәгәне һәм «Ак болытлар», «Учларыма сал йөрәгеңне» җырлары өчен.
  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]