Юрий Егоров (1923)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Юрий Егоров (1923) latin yazuında])
Юрий Егоров
Туган 1 сентябрь 1923(1923-09-01)
Мәскәү, СССР
Үлгән 9 ноябрь 1996(1996-11-09) (73 яшь)
Киев, Украина
Ватандашлыгы  СССР
 Украина
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре химик
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

Егоров Юрий Павлович (укр. Юрій Павлович Єгоров; 1923 ел1996 ел) — СССР һәм Украина галиме, физика-математика фәннәре кандидаты, химия фәннәре докторы (1966), профессор (1969). Егоровның УССР Фәннәр ак адемиясенең органик химия институтында шөгыльләнгән төп фәнни юнәлеше булып Е = М бәйләнеше белән органик берләшмәләрнең спектроскопик үзенчәлекләрен һәм төзелешен өйрәнү тора. Төп профиль журналларда басылып чыккан 260-тан артык фәнни мәкалә авторы һәм автордашы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Егоров Юрий Павлович 1923 елның 1 сентябрендә Мәскәүдә туган.

Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1941 елның июнь аенда Воронеж хәрби элемтә училищесына укырга керә, анда 1941 елның ноябренә кадәр укый һәм фронтка взвод командиры итеп җибәрелә. Яралана, хезмәткә яраксыз дип табыла һәм 1946 елның июненә кадәр Кызыл Армиянең тыл частьларында хезмәт итә.

Мәскәү дәүләт университетының физика факультетына укырга керә, аны 1952 елда кызыл дипломга тәмамлый. 1946-1950 елларда Мәскәү гидрометеохезмәтләр идарәлегендә эшли. Югары уку бинасын тәмамлаганнан соң, башта Химия-технология институтында (1952) һәм СССР ФА казылма ягулыклар институтында (1952-1955), аннары СССР ФА Органик химия институтында (1955-1960) кече гыйльми хезмәткәр булып эшли. Егоров Юрий 1958 елда физика-математика фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, "Исследование колебательных спектров непредельных кремний органических соединений» темасына диссертация яклый.[1] Шушы ук елның мартыннан СССР ФА Органик химия институтында спектраль төркемнең җитәкчесе була, анда IV төркем элементоорганик берләшмәләрнең спектраль характеристикаларын өйрәнү белән шөгыльләнә.

1960 елда Егоров УССР Фәннәр академиясенең Полимер һәм мономер институтына эшкә чакырыла, анда 1960 елның август аеннан полимерлар институтында физика бүлегенең мөдире була. 1966 елда химия фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә дәгъва итеп, кремний, германий һәм кургаш берләшмәләренең химик бәйләнеше табигатенә һәм спектраль характеристикалар тикшерүгә багышланган диссертация яклый. Диссертациясенең темасы: «Колебательные спектры и природа химической связи в органических соединениях элементов IV Б группы».[2] 1968 елның мартыннан УССР Фәннәр академиясенең Органик химия институтында молекуляр структура һәм спектроскопия бүлегенең мөдире булып эшли.1979 елдан молекуляр структура һәм спектроскопия бүлеге мөдире була. 1969 елда аңа «химик физика» һөнәре буенча профессор исеме бирелә. Органик химия институтында лаеклы ялга чыкканчы (1992 елга кадәр) эшли.

Егоров Юрий Павлович 22 фән кандидаты әзерләнгән. «Теоретическая и экспериментальная химия» журналының баш мөхәррир урынбасары була, УССР ФА Оптика һәм спектроскопия буенча комиссия рәисе, УССР ФА «Теории химического строения, кинетики и реакционной способности» буенча совет әгъзасы.

1996 елның 9 ноябрендә Киевта вафат була.

1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены[3] һәм Кызыл Йолдыз ордены [4], шулай ук күп медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале бар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Лебедєв Є. В. Інститут хімії високомолекулярних сполук НАН України (50 років) 1958—2008. Київ, 2008.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]