Үзбилгеләү

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Башка кешеләрнең объектив тикшерүләре өчен ачык була алган (биеклелек, авырлык, чәч төсе, җенсият, интеллект коэффициенты һ.б.) үзлекләреннән тыш, кешенең үзе турында шәхси тәҗрибә яки башкаларның фикерләрен кабул итү юлы белән өйрәнелгән әйберләрне үзенә алучы менталь сурәткә үзбилгеләү диләр.

Үзбилгеләүнең гадәттә үзгәрешләргә бирешмәүчәнлеге югары була. "Кешеләр синең турында нинди фикер йөртәләр дип уйлыйсың?" дигән сорауга җавап кешенең үзбилгеләвенең иң гади билгеләмәсе булып тора. Үзбилгеләү өч төрле була ала:

  1. Шәхеснең үзе үзен ничек күргәненә бәйле үзбилгеләү.
  2. Башкалар шәхесне ничек күргәненә бәйле үзбилгеләү.
  3. Шәхеснең аны башкалар ничек күрәләр төшенчәсенә бәйле үзбилгеләү.

Бу өчесенең һәрберсе тулысынча яки өлешчә дөрес, яки һич дөрес булмаска мөмкин.

Түбән үзбилгеләү[үзгәртү]

Үзбилгеләүне көчләтүчеләр[үзгәртү]

Баланың үз-үзен кем булганлыгын тануы 5 яшкә җиткән чакта өч категориягә бүленә башлый: иҗтимагый шәхес, белем алучы зат, һәм физик атрибутлары. Баланың үзбилгеләвен көчәйтү юллар арасына коммуникация, позитив мөнәссәбәт күрсәтү, хоббиләрен яклау, һәм үрнәк роль моделләрен табу керәләр.[1]

Физик активлык һәм үзбилглеләү[үзгәртү]

Көчне таләп итүче күнегүләрдә еш катнашуы отышлырак үзбилгеләүгә бәйлә булуы табылды. Төрле спорт төрләрендә катнашу һәм наркотик белән алкогольга бәйлелеккә бирешмәүче шәхеснең формалашуы арасында бәйлелек көчле булуы күзәтелә. Өстәмә буларак, физик күнегүләр физик һәм психологик саулык һәм сәламәтлек дәрәҗәсе белән бәйле.[2]

Хатын кызларның сексуаль кыланышлары һәм үзбилгеләү[үзгәртү]

3,627 кыз-хатын җавап биргән тәннең физик күренеше, үзбилгеләү һәм сексуаль мөнәссәбәтләргә бәйле сораштыруга нигезләнгән тикшеренү, үзбилгеләү һәм тәннең физик күренеше сексуаль мөнәссәбәтләрен фаразлаучы әһәмиятле фактор булуын күрсәтте. Үзләренең тәнәренең физик күренешләре белән канәгәтьлелекләре югарырак булган кыз хатыннарның җаваплары, аларның сексуаль мөнәссәбәтләренең, оргазмнарының күбрәк булуларын, үзләре җенси мөнәссәбәткә керү тәкъдимнәре белән ешрак алга чыкканнарын, үз партнерлары алдында чишенергә, утлар янганда җенси якынлык кылырга, яңа сексуаль кыланышларын тикшерергә курыкмауларын, нәтиҗәдә партнерларының сексуаль яктан канәгәть булу дәрәҗәләре югарырак булуларын күрсәтте. Ягъни, тәннең физик күренешенең позитив билгеләнүе башкалар белән мөнәссәбәтләргә һәм канәгәтьлелеккә позитив юлы бәйле булса, үзаңга һәм физик ягымлылыкның әһәммиятлелегенә кире бәйләнештә булуы табылды. Тәннең физик күренешенең позитив билгеләнүе - кешенең партнер каршысында чишенүнең комфортына һәм җенси мөнәссәбәткә яктылыкта керергә әзер булуын гына фаразласа, тулаем канәгәтьлелек - сексның, оргазмның һәм җенси мөнәссәбәткә керү тәкъдим белән чыгу, яңа сексуаль кыланышларын тикшерү елшыгын һәм партнерга сексуаль ләззәт бирелгәнлеген фаразлау өчен ышанычлы фактор булып табылды.[3]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Bourland, Julia. Parenting13. 4 (May 1999): 168-169.
  2. Kirkcaldy, B.D., Shephard, R.J., Siefen, R.G. (2002) The relationship between physical activity and self-image and problem behaviour among adolescents. Social Psychiatry and Psychiatric Epidemiology. 37(11), 544-550.
  3. Ackard1, D.M., Kearney-Cooke, A., Peterson, C.B. (2000) Effect of body image and self-image on women's sexual behaviors. International Journal of Eating Disorders. 28(4), 422-429.
  • Rogers, T.B., Kuiper, N.A., Kirker, W.S. (1977) Self-Reference and the Encoding of Personal Information, Journal of Personality and Social Psychology, 35, 677-688.