Әүфәр Гәрәев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әүфәр Гәрәев latin yazuında])
Әүфәр Гәрәев
Туган телдә исем Әүфәр Миңлегази улы Гәрәев
Туган 28 октябрь 1946(1946-10-28) (77 яшь)
Башкортстан АССР Кандра районы (хәзерге Башкортстан Республикасы Сәйрән авылы)
Әлма-матер Ташкент университетының география факультеты
Эш бирүче Ташкент университетының география факультеты
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан Республикасы су хуҗалыгының атказанган хезмәткәре

Әүфәр Гәрәев (28 октябрь 1946 ел) — галим-географ-гидролог. География фәннәре докторы (1991), профессор (1992). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1998), Башкортстан Республикасы су хуҗалыгының атказанган хезмәткәре (2010). Географик экология фәнни юнәлешенә нигез салучы.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әүфәр Миңлегази улы Гәрәев 1946 елның 28 октябрендә Башкортстан АССР Кандра районы (хәзерге Башкортстан Республикасы Сәйрән авылында туган[1].

1970 елда Ташкент университетының география факультетын тәмамлаган.

1972 елдан Уфада «Южуралгипроводхоз» институты Башкортстан филиалында эшли:

  • 1972 елдан — өлкән инженер-гидролог,
  • 1975 елдан — баш инженер,
  • 1976 елдан — сектор мөдире,
  • 1978 елдан — Урал су хуҗалыгы гыйльми тикшеренү институты Башкортстан бүлегенең лаборатория мөдире.

1982-1990 елларда Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта, география кафедрасы мөдире була.

1990 елдан Башкорт дәүләт университетында укыта, гидрология һәм геоэкология кафедрасы мөдире була, бер үк вакытта 2000-2012 елларда Башкортстан су хуҗалыгы гыйльми-тикшеренү директоры вазифасын башкара.

Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнни эшчәнлеге геоэкология, табигатьне саклау, экологик мониторинг өлкәсендә тикшеренүләр, Башкортстан Республикасының һәм аның белән чиктәш төбәкләрнең су ресурсларының үзенчәлекләрен, антропоген факторларның су экосистемаларына йогынтысын өйрәнүгә бәйле. Әүфәр Гәрәев мелиорацияләнгән җирләрнең режимы, табигать комплексларының деградация үзенчәлекләрен өйрәнә, суны оптималь файдалануның һәм Башкортстан елгалары бассейны буенча су саклау чаралары системасы вариантлары, сакланучы табигать территориялләре системасын, акваль комплексларны географик‑экологик бәяләү методикасы эшләнелә.

300-дән артык фәнни мәкаләләр һәм китаплар авторы.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Болота Башкирии. — Уфа, 1986. (автордаш)
    • Водные ресурсы Уральского экономического района, их использование и охрана. — Свердловск, 1986. (автордаш)
    • Географо-экологические основы комплексного использования и охраны водных ресурсов бассейна реки. — Челябинск, 1989.
    • Оптимизация водоохранных мероприятий в бассейне реки (географо-экологический аспект). — СПб., 1995.
    • Реки и озёра Башкортостана. — Уфа, 2001.
    • Реки и озёра Башкортостана. — Уфа, 2012.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Чалов Р. С. Выдающиеся достижения профессора Гареева А. М. — М., 2003.
  • Фәтҡуллин Р. А. Гәрәев Әүфәр Миңлегазим улы // Башкорт энциклопедиясе— Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.