Абзал Бәйсәбәков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абзал Бәйсәбәков latin yazuında])
Абзал Бәйсәбәков
Туган 30 ноябрь 1992(1992-11-30)[1][2][3] (31 яшь)
Алматы, Казакъстан
Ватандашлыгы  Казакъстан
Һөнәре футболчы
Спорт такымы әгъзасы Корона[d], Кайрат[d], Астана[d], Кайрат[d], Восток[d], Астана[d], молодёжная сборная Казахстана по футболу[d], Казакстан милли аяк тубы җыелмасы, молодёжная сборная Казахстана по футболу[d] һәм Юношеская сборная Казахстана по футболу (до 19 лет)[d]

 Абзал Бәйсәбәков Викиҗыентыкта

Абзал Тәлгат улы Бәйсәбәков (каз. Абзал Талғатұлы Бейсебеков; 1992 елның 30 ноябре, Алма-Ата, Казакъстан) — Казакъстан футболчысы, «Астана» клубы сакчысы. Алты тапкыр Казакъстан чемпионы (2014—2019).

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Клуб карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абзал Алматаның «Кайрат» командасында тәрбияләнгән. 2008 елда 15 яшендә һөҗүмче булып Премьер-лигада 5 уен уйный[4].

2009 елда «Кайрат» финанс сәбәпләре аркасында чемпионаттан төшә һәм Беренче лигага гариза бирә[5]. Бәйсәбәков «Локомотив»ка (Нур-Солтан) күчә, анда ул 16 яшендә Премьер-лигада үзенең беренче тубын кертә. Моның белән ул Кахакъстан Премьер-лигадасында иң яшь гол авторы буларак рекорд куя[6].

2010 елны Премьер-лигага әйләнеп кайткан Алматаның «Кайрат»ында үткәрә.

2011 елда Үскәмәннең «Восток» командасында чыгыш ясый.

2012 елда янә үзенең элеккеге клубы белән (ул «Астана» дип атала башлый) контракт төзи.

2014 елның февраленнән 4 айга Польшаның Кельце шәһәрендәге «Корона»га арендага китә[7]. Башка Казакъстан спортчысы, Сергей Хижниченко белән чыгыш ясый, тик Экстракласста нибары 4 уен уйный, «Ягеллония»гә гол кертә[8] һәм кайтып китә[9]. Шуннан соң «Астана» клубы нигезендә үз урынын ала.

6 сезон эчендә (2014—2019) алты тапкыр рәттән клуб белән Казакъстан чемпионы була[10].

Җыелма командада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның 13 октябрендә Россия баш тренеры Юрий Красножан тарафыннан Казакъстанның милли җыелма командасына чакырыла. 2016 елгы Ауропа чемпионаты квалификациясендә Чехия җыелма командасына каршы матчта (2:4) дебют ясый. 2018 елның соңгы сезонында болгар Станимир Стойлов җитәкчелегендәге җыелма команданың барлык 9 матчында да катнаша.

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Команда өчен[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казакстан байрагы «Астана»
  • Казахстан чемпионы (6): 2014, 2015, 2016, 2017, 2018, 2019
  • Казакъстан вице-чемпионы (1): 2013
  • Казакъстан Кубогы иясе (2): 2012, 2016
  • Казакъстан Кубогы финалисты (1): 2015
  • Казакъстан супер кубогы иясе (4): 2015, 2018, 2019, 2020
  • Казакъстан Супер Кубогы финалисты (3): 2013, 2016, 2017

Шәхси[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ПФЛК версиясе буенча 2018 елгы Казакъстан чемпионатының иң яхшы уң сакчысы[11] (алдагы өч сезонда да икенче була).
  • 2019 елның гыйнварында «Астана» җанатарларын сораштыру нәтиҗәләре буенча, вице-капитан Бәйсәбәков «клуб тарихында иң яхшы уң сакчы» дип таныла[12].

Хәйриячелек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2019 елның февралендә «Хәрәкәт» хәйрия фонды ярдәмендә Җетебай бистәсендә (Маңгыстау өлкәсе) күп балалы гаиләгә фатир сатып алырга булыша[13].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. FBref.com
  3. AsMadrid: Grupo Prisa, 1967. — ISSN 1888-6671
  4. Футболист Абзал Бейсебеков: Мечтаю попробовать свои силы в Англии или Испании
  5. ХVIII ЧЕМПИОНАТ КАЗАХСТАНА. ПЕРВАЯ ЛИГА - 2009
  6. ХVIII ЧЕМПИОНАТ КАЗАХСТАНА. ПРЕМЬЕР-ЛИГА - 2009
  7. Абзал Бейсебеков: «Посоветовался с отцом и уехал в Польшу»
  8. Абзал Бейсебеков забил свой дебютный гол за "Корону" в чемпионате Польши
  9. Продолжу карьеру в "Астане" - полузащитник "Короны" Абзал Бейсебеков
  10. "Астана" стала пятикратным чемпионом Казахстана
  11. 22 ЛУЧШИХ ФУТБОЛИСТА СЕЗОНА-2018
  12. Абзал Бейсебеков – лучший правый защитник в истрии клуба
  13. Футболист Астаны купил квартиру многодетной семье

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]