Айкануш Даниэлян
Айкануш Даниэлян | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | әрм. Հայկանուշ Դանիելյան |
Туган | 15 декабрь 1893 Тбилиси, Россия империясе[1] |
Үлгән | 19 апрель 1958[1] (64 яшь) Ереван, Әрмән Совет Социалистик Республикасы, СССР[1] |
Ватандашлыгы | ![]() |
Әлма-матер | Санкт-Петербург дәүләт консерваториясе[d] |
Һөнәре | опера җырчысы, музыка педагогы, сәясәтче, актёр |
Эш бирүче | Комитас исемендәге Ереван дәүләт консерваториясе[d], Армянский академический театр оперы и балета им. А. Спендиарова[d] һәм Tchaikovsky Music School[d] |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Балалар | Марианна Арутюнян[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | профессор |
Даниэлян Айкануш Багдасаровна (әрм. Հայկանուշ Դանիյելյան; 15 декабрь 1893 ел — 19 апрель 1958 ел) — опера җырчысы, педагог. ССРБ-ның халык артисты (1939).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Даниэлян Айкануш Багдасаровна (Анна Борисовна) 1893 елның 3 декабрендә (яңа ысул буенча 15 декабрьдә) Россия империясе Тифлис (хәзерге Тбилиси) шәһәрендә туган.
1920 елда Наталия Александровна Ирецкая классы буенча Петроград консерваториясен тәмамлый.
1920-1922 елларда Петроградта чыгыш ясый. 1922-1932 елларда — З. П. Палиашвили исемендәге Грузин опера һәм балет театры солисты. 1924 елда Александр Шамильевич Мелик-Пашаев һәм Шара Мкртычечвич Тальян җитәкчелегендәге опера труппасында катнаша (Ленинаканда һәм Ереванда спектакльләр куялар).
1933 елдан 1948 елга кадәр — А. А. Спендиаров исемендәге Әрмән опера һәм балет театры солисты.
Концерт җырчысы буларак чыгыш ясый (Комитасның, әрмән, рус һәм Көнбатыш Европа композиторларының әләләрен башкара).
1943-1951 елларда Комитас исемендәге Ереван консерваториясендә укыта (1943-1948 елларда — вокаль кафедрасы мөдире, 1949 елдан — профессор).
1941 елдан ВКП(б) әгъзасы. ССРБ-ның 2-нче чакырылыш Югары Советы депутаты (1946-1950). Әрмән ССР-ның 1-нче һәм 3-нче чакырылыш Югары Советы депутаты.
1958 елның 19 апрелендә Ереванда вафат була. Тохмах зиратында җирләнә.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2000 елда Даниэлян Айкануш Багдасаровнага багышланган Әрмәнстанның почта маркасы чыгарылган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Даниэлян Айкануш Багдасаровна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Статья в БСЭ
- Даниэлян Айкануш Багдасаровна (1893—1958) // Вокально-энциклопедический словарь: Биобиблиография : в 5 к. / М. С. Агин — М., 1991-1994.
- Биография в Энциклопедии Хайазг
- 15 декабрь көнне туганнар
- 1893 елда туганнар
- Тифлистә туганнар
- 19 апрель көнне вафатлар
- 1958 елда вафатлар
- Ереванда вафатлар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар
- Сопранолар
- СБКФ әгъзалары
- Сталин премиясе лауреатлары
- ССРБ халык артистлары
- «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр
- Ленин ордены кавалерлары
- Әлифба буенча җырчылар
- XX гасыр җырчылары
- Әрмәнстан җырчылары
- ССРБ җырчылары