Айрат Төхвәтуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Айрат Төхвәтуллин latin yazuında])
Айрат Төхвәтуллин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Айрат Рәшит улы Төхвәтуллин

Туу датасы:

22 сентябрь 1976(1976-09-22) (47 яшь)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

театр директоры

Гражданлыгы:

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1995 - х. в.

Айрат Тухватуллин

Айрат Төхвәтуллин, Айрат Рәшит улы Төхвәтуллин (рус. Айрат Рашитович Тухватуллин, 1976 елның 22 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― россияле театр эшлеклесе, 2024 елның 29 февраленнән Түбән Новгород опера һәм балет театры директоры, 2020–2022 елларда Ф. Г. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры директоры[1].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 22 сентябрендә Казанда туган[2]. 1993 елда Казанның Ж. А. Зайцева исемендәге 122нче гимназиясен, 1998 елда ГИТИСның продюсерлык факультетын «Сәхнә сәнгате менеджеры» белгечлеге буенча тәмамлаган [3].

«Гранд Гала Продакшн» төбәк иҗтимагый оешмасында баш администратор, балет төркеме администраторы булып эшли. Ул чорның иң әһәмиятле гамәлгә ашырылган проектлары булып Илзе Лиепаның[d] иҗат кичәсен оештыру һәм үткәрү (1995); Парижда ЮНЕСКО штаб-фатирында «Рус балеты йолдызлары» программасының хәйрия концертын оештыру һәм үткәрү (1997); Россия шәһәрләре һәм дөнья илләре буенча «Илзе Лиепа һәм Рус балеты йолдызлары» программасының гастроль турларын үткәрү; Зур театрда Гранд Опера театры йолдызлары катнашында «Нанси һәм Лотарингия дәүләт балеты» гастрольләре тора.

1999―2007 елларда ― «Театр вакыйгалары фабрикасы» коммерцияле булмаган партнерлыгы, соңрак «М. Горевой җитәкчелегендәге театр»ның генераль директоры, гамәлгә куючысы, анда Михаил Ефремов[d], Дмитрий Харатьян[d], Александр Балуев[d], Гоша Куценко[d] һәм башка күп кенә йолдызлар уйный[4].

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Казан, 2009); Сергей Безруков театрында (директор урынбасары, 2009–2011); А. А. Яблочкина исемендәге Үзәк актерлар йортында (Мәскәү; 2013–2015), АНО «Интерстейдж» халыкара театр агентлыгында (оештыручы, 2011–2017) җитәкче урыннарда эшли, шулай ук төрле мөстәкыйль проектларны оештыру һәм үткәрү белән шөгыльләнә.

2016 елда Россия дәүләт социаль университетының[d] «Дәүләт һәм муниципаль идарә» факультетын «социаль предприятие белән идарә итү» белгечлеге буенча тәмамлый. 2017 елда Мәскәү шәһәре мәдәният департаментының кадрлар резервына кертелә.

2017 елның июленнән 2019 елның 1 июленә кадәр ― Мәскәүнең «Театр Луны»[d] директоры (сәнгать җитәкчесе — Сергей Проханов)[5].

2020 елның 23 гыйнварыннан ― Ф. Г. Волков исемендәге Россия дәүләт академия драма театры[d] (Ярославль) директоры.

2022 елның май ахырында А. П. Чехов исемендәге МХТ[d] сәнгать җитәкчесе — директоры К. Ю. Хабенский аны сәнгать җитәкчесе — директорның беренче урынбасары вазыйфасына чакыра[6].

2023 елдан Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетының Дәүләт хезмәте һәм идарә институтында «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча магистратура уза.

2024 елның 29 февраленнән ― А. С. Пушкин исемендәге Түбән Новгород опера һәм балет театры[d]директоры[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

А. Төхвәтуллин эшләгән театрлар күп кенә театраль бүләкләргә лаек булган.

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән (хатыны белән аерылган). Кызы Ләйсән, мәктәпне тәмамлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]