Ак калфак (җыр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ак калфак (җыр) latin yazuında])
Ак калфак
Жанр татар халык музыкасы

Ак калфак (икенче исеме Бик еракта идек без[1][2]) — татар халык җыры, ул шулай ук башкорт халык җыры булып та санала.

Ак калфак җыры риваять буенча, Уел, Ах, Ырымбур Кала җырлары кебек Башкорт-мишәр гаскәре белән бәйле һәм бер күрешү өчен алтын тәңкә түләгән (сатып алган кебек) солдат турында сөйли. Дебет шәле өчен алтын тәңкә артык хак була, чөнки башкортлар бу замандарда үзләре шәл бәйләгәннәр, сатуның мәгънәсе тик күрешү мөмкинлеге өчен генә була.

Ак Калфак җыры Рәсүл Карабулатов[3], Кәрвансарай төркеме[4], Илһам Шакиров[5] [6], Алсу[7], Етегән һәм башкаларның репертуарында бар.

Текст[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортча Татарча
Ай, әле беҙ йыракта инек,

Етмеш сакрым ерҙән килдек беҙ.
Ак калфактың табылған сағы,
Ак калфактың табылған сағы,
Туғандарҙың һағынған сағы
Етмеш сакрым — яҡын ер түгел,
Бер күрешер өсөн килдек беҙ.
Ак калфактың табылған сағы,
Ак калфактың табылған сағы,
Туғандарҙың һағынған сағы.
Ырымбурҙан дебет шәл алдым,

Алтын тәңкә бирҙем йәлләмәй.
Алтын тәңкә бик ҙур мал түгел,
Бер күрешеү үҙе бир ғүмер…

Ай, әле бик еракта идек без,

Җитмеш чакрым җирдән килдек без.
Ак калфакның табылган чагы,
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Җитмеш чакрым — якын җир түгел,
Бер күрешер өчен килдек без.
Ак калфакның табылган чагы,
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы.

Ырынбурдан дебет шәл алдым,
Алтын тәңкә бирдем жәлләми.
Алтын тәңкә бик зур мал түгел,
Бер күрешү үзе бер гүмер...

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]