Алга (газета)
| «Алга» | |
| Tөр |
социал-демократик газета |
|---|---|
|
| |
| Нәшер итүче |
«Татар социал-демократларының Мәркәз комитеты Уфада» |
| Баш мөхәрир |
Әхмәтсолтан Хәбиби |
| Нигезләнгән |
1917 |
| Сәяси тараф |
социал-демократ |
| Тел | |
| Публикацияләр туктату |
1917, ел ахыры. |
| Төп офис | |
«Алга» газетасы – 1917 елда Уфа шәһәрендә чыккан татар социал-демократик газетасы.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Беренче саны 1917 елның 4 августында Уфада, «Тормыш» газетасы типографиясендә басыла. Барлыгы 7 сан гына чыга, алар барысы да урта кулда, 4 битле генә була. Мөхәрир вазифасында – Әхмәтсолтан Хәбиби, нашире — «Татар социал-демократларының Мәркәз комитеты Уфада». Мәкалә язучылар арасында иң җитди чыгыш ясаучысы Кәшфи Кабиров булган.
Юнәлеш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Газета татар социал-демократларның матбугат органы булып санала, шигаре исә «Берләшеңез, бөтен дөньяның пролетариясе!» була. Ләкин чынлыкта газета шул лозунг буенча гына эшләми, ә бәлки үзенең битләрендә төрле сәяси фикерләргә урын бирә. Мәсәлән, Эчке Россия мөселманнары Милли-мәдәния мохтарияте игълан ителү турында ул болай яза:[1]
|
Казанда булып үткән өч съезд Эчке Россия мөселманнары өчен Милли вә мәдәни атономия игълан кыйлды. Шул сәбәпле 22 нче июль көнне безнең демократлар да Хөррият бәйрәме [2] дип кабул итәргә тиеш булачаклар. |
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «Алга» // Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.