Александра Костенюк

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александра Костенюк latin yazuında])
Александра Костенюк
Туган 23 апрель 1984(1984-04-23)[1][2][3][…] (39 яшь)
Пермь, РСФСР, СССР[4][5][6]
Ватандашлыгы  Россия[7][8]
 Швейцария
Әлма-матер Русия дәүләт физик мәдәният, спорт, яшьләр һәм туризм университеты[d]
Һөнәре шаһматчы
Сәяси фирка Бердәм Русия[9]
Җефет Трегубов, Павел Владимирович[d]

 Александра Костенюк Викиҗыентыкта

Александра Константиновна Костенюк (1984 елның 23 апреле, Пермь, ССРБ) — Россия шахматчысы, гроссмейстер (2004), хатын-кызлар арасында шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы (2008 елның сентябреннән 2010 елның декабренә кадәр). Ике тапкыр Россия чемпионы (2005, 2016). Европа чемпионы (2004). Швейцария чемпионы (2011). Өч тапкыр Бөтендөнья шахмат Олимпиадалары җиңүчесе (2010, 2012, 2014), ике тапкыр ФИДЕ шахмат онлайн Олимпиадасында җиңүче (2020, 2021), Россия җыелма командасы составында биш тапкыр Европа команда чемпионатында җиңүче (2007, 2009, 2011, 2015, 2017[10]). Россия җыелма командасы составында ике тапкыр җиңүче (2017, 2021[11]) һәм дүрт тапкыр дөнья чемпионатлары призёры (2011, 2013, 2015, 2019)[12]. Хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча дөнья чемпионы (2021). Тиз шахмат буенча дөнья вице-чемпионы (2012, 2014, 2016). Блиц буенча дөнья вице-чемпионы (2021). Фишер шахматы буенча ике тапкыр дөнья чемпионы (2006, 2008). Хатын-кызлар арасында тиз шахмат буенча ике тапкыр Европа чемпионы (2015, 2019[13]). Хатын-кызлар арасында блиц буенча өч тапкыр Европа чемпионы (2001, 2017[14], 2019[15]). Хатын-кызлар арасында шахмат буенча беренче дөнья Кубогы җиңүчесе (2021).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Костенюк бала чагында

Александра Костенюк 1984 елның 23 апрелендә Пермьдә туа, 1985 елда әти-әнисе белән Мәскәүгә күчеп килә, җиде яшендә башкала чемпионы була. 2003 елда Россия физик тәрбия, спорт, яшьләр һәм туризм дәүләт университетын тәмамлый.

2011 елда «Интеллектуаль уеннар концепцияләре һәм технологияләре» төп белем бирү программасы буенча Мәскәү дәүләт физик культура академиясе магистратурасының 1 нче курсына укырга керә.

«14 яшьтә ничек гроссмейстер булырга» дигән китабын ул әтисе белән ике ел эчендә язган. Китап рус, инглиз һәм испан телләрендә басылып чыккан.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әтисе, Россиянең атказанган тренеры Константин Костенюк, аның тренеры булып тора. Сеңлесе Оксана бар, шулай ук шахматчы.

Россия гроссмейстеры Павел Трегубовта кияүдә.

Карьера[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александра Костенюк әтисе ярдәмендә биш яшендә шахмат уйнарга өйрәнә.

2001 елда хатын-кызлар арасында шахмат буенча дөнья вице-чемпионы. 2004 елда хатын-кызлар арасында шахмат буенча Европа чемпионы. Хатын-кызлар арасында шахмат буенча 2005 елда Россия чемпионы. 2006 елның августында Александра очраклы шахматларда беренче дөнья чемпионы була, ул Элизабет Петцны 5½-2½ ота. Екатерина Лагноны 2½-1½ исәбе белән җиңеп, 2008 елда үз титулын яклый.

Александра 2008 елның 18 сентябрендә Налчыкта узган хатын-кызлар арасында шахмат буенча дөнья чемпионатында кытайлы Хоу Ифаньны 2½-1½ исәбе белән җиңә.

Костенюк 2008 елда Дрезденда узган шахмат Олимпиадасында

2004 елның ноябрендә Костенюк ир-атлар арасында халыкара гроссмейстер исеме бирелгән дөньяда 10 нчы хатын-кыз була[16]. Моңа кадәр ул 14 яшендә хатын-кызлар арасында гроссмейсте (дөньядагы иң яшьләрнең берсе) һәм халыкара мастер исемнәпенә лаек була.

Россия гражданлыгыннан тыш, Александраның Швейцария гражданлыгы бар[17], шуңа ул Швейцария шахмат беренчелегендә чыгыш ясарга мөмкин. 2011 елда хатын-кызлар арасында Швейцария чемпионатында җиңә, 2012 елда ир-атлар беренчелегендә өченче урынны яулый[18], ә 2013 елда Швейцария тарихында беренче тапкыр абсолют җиңүче була, 9 очкодан 6,5 очко җыеп, Швейцария спортчысы Ральфа Бусссны 2:0 исәбе белән җиңә[19].

2016 елда Костенюк янә Россия чемпионы була, ул 66 нчы ил чемпионаты Суперфиналын ота.

Модель һәм «шахмат илчесе» буларак шахматларны таныта. Станислав Говорухинның «Благословите женщину» фильмында роль уйный. «14 яшьтә ничек гроссмейстер булырга», «Александра Костенюк белән бергә шахмат уйнагыз» һәм «Шахмат королевасы көндәлекләре», «Минем кебек уйна!» китаплары, шулай ук «Иң акыллы балалар өчен шахмат язу үрнәкләре» укыту-методик комплексы авторы. Даими рәвештә кросслар йөгерә һәм марафоннарда катнаша[20]. Александра Костенюк 2007 елдан ел саен «Александра Костенюк кубогы» халыкара балалар шахмат турнирларын үткәрә, анда Россиядән һәм башка илләрдән өч яшь төркемендә йөзләгән бала катнаша: 6 яшькә кадәр, 8 яшькә кадәр һәм 10 яшькә кадәр, соңгы, 12 нче турнир Сколковода, 2019 елның 26-27 ноябрендә уза[21].

2020 елгы Россия чемпионатында өченче урынны ала.

2021 елның ноябрендә Ригада ул «ФИДЕ хатын-кызлар зур швейцаркасы» турнирында 8 нче урынны яулый[22].

2021 елның 28 декабрендә хатын-кызлар арасында тиз шахмат (рапид) буенча дөнья чемпионы була. Бу титулны ул беренче тапкыр яулый[23], элек ул өч тапкыр икенче булган.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • I дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2014 елның 25 октябре) — физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткән, Тромсе шәһәрендә (Норвегия) XXXXI Бөтендөнья шахмат Олимпиадасында югары спорт казанышлары өчен[24]

Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Как стать гроссмейстером в 14 лет. Москва, 2001. 202, [2] с., [16] л. ил. ISBN 5-89069-053-1.
  • Как научить шахматам: дошкольный шахматный учебник / Александра Костенюк, Наталия Костенюк. Москва: Russian Chess House, 2008. 142 с. ISBN 978-5-94693-085-7.
  • Дневники шахматной королевы. Москва, 2009. ISBN 978-5-91148-012-7.
  • Играй, как я! Как стать гроссмейстером в 14 лет. Ростов-на-Дону: Феникс-T, 2019. 222 с. ISBN 978-5-907002-47-0.
  • Шахматные прописи для самых умных ребят, Москва, 2015 ISBN 978-5-990282-54-4

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.britannica.com/EBchecked/topic/1508338/Alexandra-Konstantinovna-Kosteniuk
  2. http://www.brainyquote.com/quotes/authors/a/alexandra_kosteniuk.html
  3. http://www.imdb.com/name/nm1445717/
  4. 4,0 4,1 http://chess-db.com/public/pinfo.jsp?id=4128125
  5. 5,0 5,1 http://www.csmonitor.com/World/Making-a-difference/2009/0223/a-chess-champion-crusades-to-make-the-game-cool
  6. 6,0 6,1 http://sports.rightpundits.com/?p=1058
  7. http://www.nytimes.com/2008/11/30/crosswords/chess/30chess.html
  8. http://www.nytimes.com/2005/11/27/fashion/sundaystyles/27CHESS.html
  9. Чемпионка мира Костенюк вступила в партию "Единая Россия" — 2009.
  10. Результаты командного чемпионата Европы среди женщин 2017г.. әлеге чыганактан 2017-11-07 архивланды.
  11. Сборная России выиграла командный ЧМ по шахматам. championat.com. әлеге чыганактан 2022-01-05 архивланды.
  12. Александра Костенюк. kosteniuk.com. әлеге чыганактан 2021-08-25 архивланды.
  13. Результаты индивидуального чемпионата Европы по быстрым шахматам среди женщин 2019г.. әлеге чыганактан 2021-01-21 архивланды.
  14. Результаты индивидуального чемпионата Европы по блицу среди женщин 2017г.. әлеге чыганактан 2017-11-04 архивланды.
  15. Результаты индивидуального чемпионата Европы по блицу среди женщин 2019г.. әлеге чыганактан 2020-12-01 архивланды.
  16. How Alexandra Kosteniuk became the Chess Queen ®. Chess Queen Alexandra Kosteniuk's Chess Blog (2013-05-22). әлеге чыганактан 2021-08-12 архивланды. 2022-05-03 тикшерелгән.
  17. Александра Костенюк: «Нельзя забывать, что Илюмжинов сделал очень много для шахмат» // Chess-News. — 17.07.2013.. әлеге чыганактан 2015-08-17 архивланды. 2022-05-03 тикшерелгән.
  18. Костенюк стала бронзовым призёром чемпионата Швейцарии по шахматам среди мужчин // NESWru.com. — 21.07.2012.. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланды. 2022-05-03 тикшерелгән.
  19. Александра Костенюк выиграла мужской чемпионат Швейцарии // Российская шахматная федерация. — 19.07.2013.. әлеге чыганактан 2016-10-28 архивланды. 2022-05-03 тикшерелгән.
  20. Результаты Александры Костенюк в беговых дисциплинах. athlinks.com. әлеге чыганактан 2021-08-12 архивланды. 2022-05-03 тикшерелгән.
  21. Кубок Александры Костенюк. Кубок Александры Костенюк. әлеге чыганактан 2020-07-14 архивланды.
  22. 2021 FIDE Chess.com Women's Grand Swiss. Chess-Tournament-Results-Server (2021-11-07). әлеге чыганактан 2022-01-31 архивланды.
  23. Россиянка Костенюк стала чемпионкой мира по быстрым шахматам. әлеге чыганактан 2021-12-29 архивланды.
  24. Указ Президента Российской Федерации от 25 октября 2014 года № 680 «О награждении государственными наградами Российской Федерации». әлеге чыганактан 2014-12-21 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]