Александр Китер

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Китер latin yazuında])


Александр Китер
Туган 1813[1]
Цесис[d], Лифляндия губернасы, Россия империясе
Үлгән 22 март (3 апрель) 1879[1]
Санкт-Петербург, Россия империясе
Һөнәре гиникулыг
Эш бирүче Казан Император университеты
Ата-ана

Александр Китер (1813 - 1879) - табиб, Россия хирургия гинекологиясенә нигез салучы, атказанган профессор.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Александрович Китер 1813 елда Лифләндия губернасы Венден шәһәрендә туган. 1831 елда Рига гимназиясендә курс тәмамлый. 1835 елда Император Дерпт университетының медицина факультетын алтын медаль белән тәмамлый һәм профессор гыйльми исеменә әзерләнү өчен калдырыла.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1836 елда Дерпт хирургия клиникасына Н.И.Пирогов ассистенты итеп билгеләнә [2] [3] .
  • 1838-1839 елларда чит илдә казна хисабына белемен камилләштерә.
  • 1840 елның 27 гыйнварында чит илдән кайта, һәм Казан университетына хирургия кафедрасына адъюнкт итеп билгеләнә.
  • 1841 елдан - экстраординар, аннары - университетның ординар профессоры була.
  • 1849 елда ул Санкт-Петербург медик-хирургия академиясенә күчә , һәм акушерлык кафедрасын җитәкли [3] .
  • 1858 елның апрелендә хакыйкый дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсенә күтәрелә, академиянең атказанган профессоры исеменә даек була [4] .
  • Санкт-Петербург госпиталенең 2нче хәрби-коры җир госпиталенең хирургия бүлегенең баш табибы һәм эчке эшләр министрлыгының медицина советы әгъзасы булып тора [4] .
  • 1862 елның октябрендә Китер үтенече буенча ординатор вазыйфасын Карл Людвиг Гепнер башкара. Александр Китер аны "тырыш һәм алыштыргысыз ярдәмче" дип характерлый [5] .
  • Александр Александрович Китер 1879 елның 24 мартында (5 апрелендә) Санкт-Петербургта үлә. [3] .

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 3 нче дәрәҗә Изге Владимир ордены (1861)
  • 1 нче дәрәҗә Изге Станислав орд(1863)
  • 1 нче дәрәҗә Изге Анна ордены (1866) [4] .

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • «De lithotripsiae methodo percussionis, praesertim de apparatu Heurteloupiano ad eam commendato» (диссертация, Дерпт, 1836)
    • «De singularum lithotomae methodorum dignitate» (Рига, 1838)
    • «Руководство к изучению женских болезней» (в 2-х т., СПб., 1857—1858) — первый русский учебник гинекологии
    • «Акушерство новейшего времени»

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]