Александр Мискинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Мискинов latin yazuında])
Александр Мискинов
Туган 14 (26) февраль 1883
Мәскәү, Россия империясе
Үлгән 14 октябрь 1936(1936-10-14) (53 яшь)
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Тум дәүләт университеты[d]

Александр Исаевич Мискинов (1883 елның 14 феврале, Мәскәү1936 елның 14 октябре, Мәскәү) — совет медигы, фәннәр кандидаты, профессор. Омск медицина институты, Томск медицина институты һәм Томск университеты директоры (ректоры)[1] .

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Александр Мискинов 1883 елда Мәскәүдә бай булмаган гаиләдә туа. Әтисе шәраб лавкасында приказчы булган, әнисе Тифлис губернасыннан крестьян гаиләсеннән булган.

Балачагы Грузиядә уза. 1902 елда 2 нче Тифлис гимназиясен тәмамлый. Шуннан соң Мәскәү университетының медицина факультетына укырга керә. Университетны 1908 елда тәмамлый. Мәскәүдә шәхси психиатрия клиникасында табиб булып эшли[2].

1911 елда Ырынбурга күчеп килә, 1914 елда, Владимир Петрович Сербский тәкъдиме буенча, Ырынбур земство хастаханәсенең баш табибы була. Эшне губерна хастаханәсендә баш табиб вазыйфасы белән бергә алып бара[3].

Ватандашлар сугышы башлангач, Кызыл Армиянең санитар частьләре башлыгы булып хезмәткә китә.

1922 елдан 1929 елга кадәр РСФСР Сәламәтлек саклау халык комиссариаты идарәсендә невропсихиатрия секциясе мөдире, гомуми һәм махсус дәвалау ярдәме бүлеге мөдире, РСФСР Халык комиссариатының бүлек башлыгы урынбасары булып эшли.

1929 елда Омскка күчеп килә, анда Омск медицина институтының директоры (ректоры) була. 1931 елның декабрь аеннан Томск медицина институты директоры (ректоры) вазыйфасына күчә, 1932 елның октябрь аена кадәр шулай ук Томск университеты ректоры белән берләштерә.

Аның турыдан-туры катнашында Томск университетында математика һәм механика фәнни-тикшеренү институты, шулай ук биология факультеты ачыла. Аның җитәкчелегендә, вузның фәнни һәм тикшеренү эшчәнлеге планы кардиналь рәвештә яңадан карала.

1934 елда Мәскәүгә кайта һәм ССРБ сәламәтлек саклау халык комиссариатының авыл челтәре бүлеге мөдире вазыйфасын башкара.

ССРБда сәламәтлек саклау һәм социаль гигиена оештыруга багышланган кайбер эшләр авторы булып тора.

1936 елда Мәскәүдә вафат була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мискинов, Александр Исаевич — Электронная энциклопедия ТГУ. wiki.tsu.ru. 2018-09-15 тикшерелгән.
  2. Архив выполненных запросов. kraeved.lib.tomsk.ru. 2018-09-15 тикшерелгән.
  3. Administrator. История больницы. www.ookpb2.ru. 2018-09-15 тикшерелгән.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • К вопросу о борьбе с проказой // Изв. Наркомата здравоохранения. 1924. № 2-3;
  • Профилактические задачи лечебной организации и невропсихиатрическая помощь // Сов. медицина в борьбе за здоровые нервы. 1926;
  • Состояние дела с проказой, его задачи и перспективы в СССР // Проказа и борьба с ней в СССР. М., 1927;
  • Очереди в амбулаториях должны быть изжиты // Бюллетень Народного комиссариата здравоохранения. 1927. № 21;
  • Советское зубоврачевание и роль в нем П. Г. Дауге // Одонтология и стоматология. 1928. № 2.