Александр Сергеев (1916)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Александр Сергеев (1916) latin yazuında])
Александр Сергеев
Туган телдә исем Сергеев Александр Тимофеевич
Туган 30 август 1916(1916-08-30)
Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе районы, Шиланка авылы
Үлгән 10 июль 1979(1979-07-10) (62 яшь)
Подольск, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Күмү урыны Подольск
Милләт рус
Ватандашлыгы  СССР
Һөнәре Бөек Ватан сугышында гвардия капитаны, кавалерияле.
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Совет Берлеге Каһарманы — 1945 Ленин ордены
башка орденнар һәм медальләр.


Александр Сергеев (Сергеев Александр Тимофеевич) — Советлар Берлеге каһарманы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сергеев Александр Тимофеевич 1916 елның 30 августында Балык Бистәсе районының Шиланка авылында крестиян гаиләсендә туа. Милләте буенча – рус. Чистай шәһәрендә ветеринария техникумын тәмамлый. Терлекчелек совхозында эшли.

1937 елда хәрби хезмәткә китә, Төньяк Кавказ хәрби округы кавалерия частенә алына. Кече командирлар әзерләүче кавалерия мәктәбен тәмамлый һәм кылычлы ызбут командиры ярдәмчесе булып хезмәтен дәвам итә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышында, Белоруссия фронтында һәм 1 нче Белоруссия фронты фронтында. Шул ук елны ВКП(б) партиясенә алына.

1944 елда Подольск шәһәрендә урнашкан Новочеркасск кавалерия училищесын тәмамлагач, кылычлы ызбут командиры, ә соңрак кылычлы эскадрон командиры итеп билгеләнә (1 нче Белоруссия фронтының 2-нче гвардияле кавалерия корпусы, 3-нче гвардияле кавалерия дивизиясе, 9-нчы гвардияле кавалерия полкының эскадроны). Александр Тимофеевич Сергеев Фюрстенвальде шәһәре өчен сугышта батырлык күрсәтә. 1945 елның 23 апрелендә ул эскадроны белән Шпреены кичә һәм стратегик плацдарм яулый. Шуның нәтиҗәсендә совет гаскәрләренә Франкфурт-Берлин автострадасына чыгу юлы ачыла. Сергеев эскадроны гитлеровчыларның 8 контратакасын кире кага, кораллар сакланган 5 складны кулга төшерә.

1945 елның 31 маенда ССРБ Югары Шурасы президиумы указы белән Александр Тимофеевич Сергеевка Советлар Берлеге каһарманы исеме бирелә, «Алтын Йолдыз» медале (№ 6835) һәм Ленин ордены тапшырыла.

1946 елда Александр Сергеев капитан званиесында запаска чыга. Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә яши. 1979 елның 10 июлендә вафат, Подольск шәһәре зиратының Каһарманнар Аллеясында җирләнгән.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]