Алексей Бутягин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алексей Бутягин latin yazuında])
Алексей Бутягин
Туган телдә исем рус. Алексей Сергеевич Бутягин
Туган 19 апрель 1881(1881-04-19)
Елетс, Орёл губернасы, Россия империясе
Үлгән 26 сентябрь 1958(1958-09-26) (77 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Новодевичье зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
Россия империясе
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d] һәм Елецкая классическая мужская гимназия[d]
Һөнәре математик
Эш бирүче МЭИС[d], Мәскәү дәүләт техника университеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе һәм меньшевики[d]
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

Бутягин Алексей Сергеевич (19(7) апрель 1881 ел — 26 сентябрь 1958 ел) — СССР математигы, мәгариф өлкәсендә дәүләт эшлеклесе.1934-1939 елларда МДУ директоры,1939-1943 елеларда ректор, (1941-1942 өзеклек белән), Физика-математика фәннәре докторы,Кызыл Байрак Хезмәт һәм Хөрмәт Билгесе орденнары кавалеры ().

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Алексей Сергеевич Бутягин — 1881 елның 19 (7) апрелендә Орел губернасы Елец шәһәрендә туган.

18891990 елларда Елец ирләр гимназиясендә укый. Аны тәмамлагач, Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә. 1906 елда уңышлы тәмамлый, университетының математика кафедрасы буенча профессор дәрәҗәсенә әзерләү өчен калдыралар.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917 елның августында меньшевиклар партиясеннән большевиклар партиясенә күчә. 1920 елда Мәскәү ВКП(б) комитеты карары белән В. Н. Подбельский исемендәге бәйләнеш институтына эшкә җибәрелә һәм аның ректоры итеп раслана, аны төзүдә катнаша. 1924-1929 елларда Мәскәү югары техник училищесе ректор (вакытлыча) вазифасын башкара.

1934 елда Мәскәү дәүләт университетының 38-нче җитәкчесе (ул вакытта бу вазифа XIX гасыр башындагы кебек директор дип аталган, ләкин 1939 елдан ректор дип үзгәртелә).

Мәскәү университетында Бутягин Алексей Сергеевич җитәкчелек иткән чорда берничә мөһим үзгәртеп корулар үткәрелә:

  • Хөкүмәт карарына ярашлы, 1934 елның 16 маенда, тарих факультеты төзелә — шул чакта Мәскәү университеты структурасында бердәнбер гуманитар факультет.
  • 1936/1937 уку елында МГУ-да беренче тапкыр дәүләт имтиханнары үткәрелә.
  • 1938 елның июлендә факультетлар оештырыла: геология - туфрак һәм география (туфрак-география факультеты нигезендә).
  • 1939 елның 15 августында чираттагы «Мәскәү университеты Уставы» кабул ителә.
  • 1940 елның 7 маенда Мәскәү дәүләт университетының 185 еллыгына аңа нигез салучы -Михаил Ломоносов исеме бирелә.
  • 1941 елның гыйнварында Мәскәү дәүләт университетының Архив нигезләмәсенә юридик үзгәрешләр кертелә һәм ул турыдан туры ректор һәм аның урынбасарына буйсына.
  • 1941 елның 23 июнендә Бутягин университетының укыту һәм гыйльми эшләрен хәрби хәл белән бәйле үзгәртеп кору турындагы боерыкка кул куя.
  • 1941 елның 16 октябрендә, төнлә, Мәскәүдә паника вакытында, Бутягин Мәскәүдән качып китә. Профессор Б. П. Орлов ректор вазифасын үз өстенә ала. Орлов оешманы эвакуацияләү белән шөгыльләнә һәм вакытлыча ректор вазифасын башкара. Бу хакта МГУ китапханасендә озак еллар эшләгән китапханә хезмәткәре, күренекле тарихчы һәм туган якны өйрәнүче Сорокин В. В. (1910-2006) «По Москве исторической» (М., Издательский дом ТОНЧУ,2006 й. 439 нчы б.) китабында сөйли.

1944-1953 елларда А. С. Бутягин югары белем бирү буенча хөкүмәт структурасында эшли.

1958 елның 26 сентябрендә вафат була. Мәскәүдә Новодевичье зыяратында җирләнгән.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]