Алсу Әбүлханова

| Алсу Әбелханова тат. Алсу Әмирҗан кызы Әбелханова | |
| Ватандашлык |
|
|---|---|
| Туу датасы | 14 декабрь 1976 (49 яшь) |
| Туу урыны | Воркута, Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
| Һөнәр төре | җырчы |
| Эш урыны | Европа плюс[d], Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге |
| Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты |
| Бүләкләр | |
Алсу Әмирҗан кызы Әбелханова (Алсу Амирзяновна Абульханова; 1976 елның 14 декабре, СССР, РСФСР, Коми АССР, Воркута) — татар эстрада җырчысы, телетапшырулар алып баручы. Татарстан Республикасының халык артисты (2025) артисты.[2]
Биографиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1976 елның 14 декабрендә Коми Республикасы Воркута шәһәрендә туа. Ата-анасы чыгышлары буенча Мочали авылыннан.
Үзенең иҗади эшчәнлеген Ульяндагы «Айгөл» балалар вокаль ансамблендә башлап җибәргән. Музыкаль-педагогик училище тәмамлап, Ульянның бер мәктәбендә укыта.
1997-2000 елларда Казан консерваториясендә укый.
2003 ел — Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлап, югары музыкаль белем ала.
1998 елдан «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы «ИДЕЛ» концерт-филармония берләшмәсендә солистка-вокалчы булып эшли башлый.
Иҗат юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Казанның "Европа-плюс" радиостанциясендә яңалыклар алып бара башлый. Төрле дәрәҗәдәге чараларда катнаша. Татар эстрадасын актив пропагандалап, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең башка артистлары белән гастрольләрдә күп йөри.
Милләте буенча татар булса да, Алсу интервьюда Русия сәхнәсендә чыгыш ясарга теләвен белдерде[3]. Репертуары бай һәм югары сәнгатьле, ул татар, рус һәм чит ил эстрада җырларын үз эченә ала. Радио һәм телевидениедә күп языла.
2013 елда Алсу талантлы композитор Флера Шәрипова музыкасына «Туган көн белән" дип исемләнгән клип төшерде. 2016 елда артистка иҗат сөючеләрне Зөфәр Хәйретдинов белән «Соңгы тапкыр» дигән уртак җырга төшерелгән тагын бер клип белән сөендерде. 2018 елда Ринат Сафин белән «Син һәм мин» романтик композициясен башкарды.
Шәхси тормышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Кияүдә. Ире белән ике ул үстерәләр: Әмир һәм Солтан.
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2004 — «Соңгы төн»
- 2008 — «Сине яратыр өчен»
- 2018 — «Алсу Әбүлханова»
Фильмография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2021 ― «Тарлан» (Татарстан / Казакъстан) ― төп герой Закирның әнисе Гөлнара. [4]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Алтын Барс» премиясе иясе (2004, 2005)
- Татарстанның атказанган артисты
- 2025 ― Татарстанның халык артисты[5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ Мөбәрәкшина З. https://tatar-inform.tatar/news/alsu-abulxanovaga-tatarstannyn-xalyk-artisty-iseme-birelde-5903781 — "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе, 2025.
- ↑ https://mybiblioteka.su/tom3/6-12831.html 2023 елның 10 декабрь көнендә архивланган ГЕНЕРАЛЬНЫЙ СЛОВНИК. Дрожжановской энциклопедии
- ↑ 24СМИ - Алсу Абульханова
- ↑ Радиф Кашапов. Первый казахско-татарстанский фильм «Тарлан». 2022 елның 27 август көнендә архивланган Реальное время, 03.07.2022(рус.)
- ↑ Зилә Мөбәрәкшина. Алсу Абульхановага Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Татар-информ, 26.04.2025