Альберт Сөярголов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Альберт Сөярголов latin yazuında])
Альберт Сөярголов
Татарстан Республикасы
прокуроры
Вазыйфага керешкән
2023 елның сентябре
Аңа кадәр Илдус Нәфыйков
Санкт-Петербург
шәһәр прокуроры урынбасары
Вазыйфада
2022–2023
Шәхси мәгълүмат
Туган 1 август 1982(1982-08-01)[1] (41 яшь)
Сәяси фирка Бердәм Россия
Белем Санкт-Петербург хәрби-диңгез институты[d][2] һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты[2]

Альберт Сөярголов[3] (рус. Альберт Суяргулов) яки Альберт Зәки улы Сөярголов (рус. Альберт Закиевич Суяргулов) (1.08.1982) ― Татарстан Республикасы прокуроры (2023 елдан), Санкт-Петербург прокуроры урынбасары (2022―2023), юстиция өлкән киңәшчесе (2022).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1982 елда туган. Югары техник белемне Санкт-Петербург хәрби-диңгез институтында[d] (2004) һәм югары юридик белемне Санкт-Петербург дәүләт университетында (2010) алган [4].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2010 елдан 2011 елга кадәр ― Ленинград өлкәсенең Всеволожск шәһәр прокуроры ярдәмчесе.

2011 елда ― Ленинград өлкәсе прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе гражданнарның хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.

2011 елның декабреннән 2012 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Икътисад һәм табигатьне саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге прокуроры.

2012―2014 елларда ― Санкт-Петербургның Выборг районы прокуроры урынбасары.

2014―2016 елларда – Санкт-Петербургның Курорт районы прокуроры урынбасары.

2017 елның августыннан октябрьгә кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе Кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре үтәлешен күзәтчелек итү бүлеге башлыгы.

2017 елдан 2022 елга кадәр ― Санкт-Петербург шәһәре прокуратурасының федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе башлыгы.

2022 елның декабреннән 2023 елның сентябренә кадәр ― Санкт-Петербург прокуроры урынбасары. Аның бурычларына федераль законнарның үтәлешен күзәтчелек итү идарәсе, шулай ук гражданлык һәм арбитраж процессында прокурорларның катнашуын тәэмин итү кергән.

2023 елның сентябреннән ― Татарстан Республикасы прокуроры[5]. 2023 елның 1 гыйнварыннан Татарстан прокуроры гомуми шартларда һәм региональ хакимият органнары катнашуыннан башка билгеләнә [6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Исемле корал белән бүләкләнгән.
  • «Советлар Союзы флоты адмиралы С. Г. Горшков» медале
  • Россия Федерациясе Генераль прокуроры грамотасы [7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Элгәре:
Илдус Нәфыйков (2013―2023)
Татарстан Республикасы прокуроры
20232023
Аннары:
?