Эчтәлеккә күчү

Андре Моруа

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Андре Моруа latin yazuında])
Андре Моруа

Тугач бирелгән исеме: фр. Émile Salomon Wilhelm Herzog
Туу датасы: 26 июль 1885(1885-07-26)[1][2][3][…]
Туу урыны: Ельбеф, Франция
Үлем датасы: 9 октябрь 1967(1967-10-09)[1][2][3][…] (82 яшь)
Үлем урыны: Нөйи-сүр-Сен, Франция[4]
Эшчәнлек төре: фәлсәфәче, эссеист, язучы-романист, тарихчы, язучы, сценарист, әдәби тәнкыйтьче, биограф, язучы-фантаст, балалар язучысы, тәнкыйтьче, публицист
Иҗат итү еллары: 1918

Андре Моруа (фр. André Maurois, чын исеме Эмиль Саломон Вильгельм Эрзог, Émile-Salomon-Wilhelm Herzog, 1885 елның 26 июлендә1967 елның 9 октябре) — француз язучысы һәм Француз академиясе әгъзасы. Соңыннан псевдонимы аның рәсми исеме булып китә.

Романиядан биография жанр остасы (Шелли, Байрон, Бальзак, Тургенев, Жорж Санд, Дюма-әти һәм Дюма-ул, Гюго турындагы китаплар) һәм кыска иронияле-психологик хикәяләр авторы. Моруаның төп әсәрләре арасында — «Превратности любви» (1928), «Семейный круг» (1932) психологик романнары, «Мемуарлар» (1970 елгы басма) һәм язучының бөтен иронияле нечкә талантының нәфислеген күрсәткән «Письма незнакомке» («à Lettres inconnue l», 1956) әсәрләре тора.

Андре Моруа 1871 елдагы франция-пруссия сугышыннан соң, франция гражданлыгын кабул итеп, Нормандиягә күчкән, католик диненә кертелгән, Эльзас яһүд хәлле гаиләләрнең берсендә туган. 1897 елда Эмиль Эрзог Руан лицеена укырга керә. 16 яшендә ул лиценциат дәрәҗәсенә лаек була.. Беренче бөтендөнья сугышында хәрби тәрҗемәче һәм бәйләнешләр офицеры булып хезмәт итә.

Моруа 1918 елда «Молчаливый полковник Брамбл» (фр. Les Silences du colonel Bramble) романын бастырып чыгара. Бу роман Франциядә һәм Бөекбритания белән АКШта бик уңышлы әсәр итеп кабул ителә. 1921 елда «Речи доктора О’Грэди» (фр. Discours du docteur O’Grady) романы дөнья күрә. Андре Моруа «Круа-де-фе» журналы редакциясендә хезмәткәр булып эшли. 1938 елның 23 июнендә Француз академиясенә әгъза итеп сайлана.

Икенче дөнья сугышы башында Моруа француз армиясендә капитан булып хезмәт итә. Францияне немец гаскәрләре басып алгач, ул АКШка күчеп китә, шундагы Канзас университетында укытучы булып эшли. Бу вакытта Шопен (1942), Эйзенхауэр (1945), Франклин (1945) һәм Вашингтон (1946) биографияләрен яза. 1943 елда Төньяк Африкага китә, 1946 елда Францияга әйләнеп кайта.

Ике тапкыр өйләнә. Беренче никахындагы хатыны — Жанна-Мари Ванда Шимкевич, аларның өч баласы туа — Жеральд (1920), Оливье һәм кызы Мишель (1914). Беренче хатыны сепсистан үлгәннән соң (1924), тиздән Симон Кайява белән икенчегә никахка керә.

Рус телендәге басмалары

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Моруа А. Три Дюма. — М.: Молодая гвардия, 1962. — 544 с. — («ЖЗЛ»).
  • Моруа А. Жизнь Александра Флеминга/ Пер. с фр. И. Эренбург, послесл. И. Касперского — М.: Молодая гвардия, 1964. — 336 с. («ЖЗЛ»).
  • Моруа А. Прометей, или Жизнь Бальзака. — М.: Прогресс, 1967. — 640 с.
  • Моруа А. Жорж Санд. — М.: Молодая гвардия, 1968. — 416 с. («ЖЗЛ»).
  • Моруа А. Париж. — М.: Искусство, 1970. — («Города и музеи мира»).
  • Моруа А. От Меня до Арагона / Пер. с фр. Сост. и предисл. Ф. С. Наркирьера. Комм. С. Н. Зенкина. Ред. З. В. Федотова — М.: Радуга, 1983. — 678 б.
  • Моруа А. Превратности любви. Три новеллы. Письма незнакомке. — Мн.: Мастацкая литература, 1988. — 351 с.
  • Моруа А. Жизнь Дизраэли. — М.: Политиздат, 1991. — 254 с. — ISBN 5-250-01474-7.
  • Моруа А. Олимпио, или Жизнь Виктор Гюго. — М.: Россия-Кириллица, 1992. — 528 с. — ISBN 5-7176-0023-2.
  • Моруа А. В поисках Марселя Пруста / Пер. с фр. Д. Ефимова — СПб.: Лимбус Пресс, 2000. — 382 б.
  • Моруа А. Байрон. — М.: Молодая гвардия, 2000. — 422 с. — («ЖЗЛ») — ISBN 5-235-02327-7.
  • Моруа А. Франция. — СПб.: Б. С. Г.-Пресс, 2007. — 272 с. — ISBN 978-5-93381-246-3.
  • Моруа А. Голландия. — СПб.: Б. С. Г.-Пресс, 2007. — 224 с. — ISBN 5-93381-235-8, 978-5-93382-235-7.
  • Моруа А. История Франции. — СПб.: Гуманитарная Академия, 2008. — 352 с. — ISBN 978-5-93762-049-1.
  • Моруа А. Сентябрьские розы. — СПб.: Азбука. 2015-220 с. — ISBN 9785389087330
  • Моруа А. Земля обетованная. — СПб.: Азбука. 2015-288 с. — ISBN 9785389087347

* Моруа Андре// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 11 т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.