Анна Шатилова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Анна Шатилова latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Анна Шатилова
На награждении Орденом за заслуги перед Отечеством III степени.jpg
Туган телдә исем рус. Анна Николаевна Шатилова
Туган 26 ноябрь 1938(1938-11-26) (83 яшь)
Одинцово районы[d], Мәскәү өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт өлкә университеты[d]
Һөнәре диктор, алыпбаручы, телеалыпбаручы, радиоведущий

Commons-logo.svg Анна Шатилова Викиҗыентыкта

Анна Шатилова (26 ноябрь 1938 ел) — ССРБ һәм Русия Үзәк Дәүләт телевидениесе һәм радиосының дикторы (1962-1995), РСФСР-ның халык артисты (1988), Почет ордены (2006), III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденнары кавалеры (2011).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анна Шатилова 1938 елның 26 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Одинцовск районы Шихово авылында туган. Атасы - Панкин Николай Иванович - 1941 елның октябрендә хәбәрсез югала. Аның язмышы алтмыш елдан соң ачыклана — ул Лейпцигтан йөз чакрым ераклыктагы хәрби әсирләр өчен «Цайтхайн» лагеренда вафат була. Әнисе Шихов балалар йортында пешекче булып эшли, анда сугыш вакытында ятим балаларны китерәләр.

Бала чагында Звенигородта яши, анда 2-нче урта мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый. Биш-алты яшеннән сәхнәдән «Березка» һәм патриотик «Баллада о Заслонове и его адъютанте Женьке» кебек шигырьләр укый. Нәкъ биредә аның тавышы куела.[1]Үзешчән спектакльләрдә катнаша. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Н. К. Крупская исемендәге Мәскәү өлкә педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Малаховкадагы институт тулай торагында, ССРБ Дәүләт телевидениесе һәм радиосының Бөтенсоюз радиосына дикторлар җыю турында игълан укый, Сайлап алу турын үтә: биш йөз кешедән бишесе сайлап алына, ә аннары өчесе генә «телевизорга» эләгә. Сайлап алуны совет чорының әйдәүче дикторлары Ольга Сергеевна Высоцкая һәм Юрий Борисович Левитан башкара. Алар белгечлеге буенча аның укытучылары һәм остазлары булалар. Высоцкая һәм Левитаннан тыш, остазы һәм укытучысы ССРБ дәүләт телевидениесе һәм радиосының бөтенсоюз радиосының тагын бер билгеле совет дикторы — Герцик Владимир Борисович була.[2]. Дикторлар курсына укырга кергәч, Шатилова шул ук институтның филология факультетының читтән торып уку бүлегенә күчә һәм аны тәмамлый.[3]. 1962 елда Анна Шатилова ССРБ Үзәк телевидениесенә кабул ителә, озак еллар совет телевидениесенең йөзе булып кала. «Время», «Яңалыклар», күңел ачу программаларын алып бара, алар арасында «Голубой огонек» бик популяр була, шулай ук бәйрәм, демонстрацияләр, фестивальләр репортажлары алып бара. 1973 елда Шатилованы ССРБ Дәүләт телевидениесе һәм радиосына Япониягә япон телекомпаниясе чакыруы буенча телевидениедә рус теле дәресләрен бирү өчен җибәрәләр, анда бер ел дәвамында «Говорите по-русски» программасын алып бара. Токиода эшләгәндә киемдә үзенең «фирменный» стилен таба[3]. Шатилова әйтүенчә, фирка Уставын өйрәнергә теләмәгәнгә генә КПСС-ка кермәгән.

Телевидениедә 1995 елга кадәр эшли, 19911995 елларда «Останкино» РГТРК дикторы булып кала.

Анна Шатилова — байрам концертын алып барыусы, 2009 йыл

2020 елда (Игорь Кириллов белән ) 1945 елда Җиңү парады[4] реставрация версиясен тавышландыра.

2022 елның 23 гыйнварында Мәскәүдә Дәүләт Кремль сараеның 60 еллыгына багышланган бәйрәм концертын Анна Шатилова һәм Евген Кочергин алып бара.

Хезмәт эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Анна Шатилова ССРБ һәм Русия телевидениесенең түбәндәге тапшыруларын алып бара

  • «Время» (диктор Евгений Суслов белән парлашып программаның беренче алып баручысы);(«Время» (была первой ведущей программы в паре с диктором Евгением Сусловым);
  • «Яңалыклар»(«Новости»;) ;
  • Халыкара телевизион тапшырулар фестивале халык иҗаты турында «Йәйгор»; (Международный фестиваль телевизионных программ о народном творчестве «Радуга»)
  • Голубой огонек.
  • «Урысча сөйләшегез»(«Говорите по-русски» в Япония[340 көннәрдә дә].)
  • Ел саен халыкара телекинофорум ачу һәм ябу тантанасы «Вместе» Ялта.
  • «Ел кешесе» премиясен тапшыру тантанасы (2013).[5] Дмитрий Дибровның ярдәмче алып баручысы буларак «Кем миллионер булырга тели?» (2018 елның 1 декабре)

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    • Вашингтонский корреспондент (1972)
    • Быть братом (1976)
    • Лицом к лицу (1986)
    • Частный детектив, или Операция «Кооперация» (1989)
    • Вход в лабиринт (1989)
    • Зависть богов (2000)
    • Обратная сторона Луны (2012)
    • Беловодье. Тайна затерянной страны (2019)[6]

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләү тантанасы.
17 ноябрь 2011 ел
  • 1959 ел — «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен» медале
  • 1978 ел — РСФСР-ның атказанган артисты.
  • 1988 ел — РСФСР-ның халык артисты.
  • 2005 ел — Русия Федерациясе Президентының Рәхмәте— 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 60 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын әзерләүдә һәм үткәрүдәге казанышлары өчен.[7]
  • 2006 ел —Почет Ордены — ватан телевидениесе һәм радиотапшыруларын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[8].
  • 2011 ел — III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены — ватан телевидениесен үстерүдәге зур казанышлары һәм күп еллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[9].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире — Шатилов Алексей Борисович (1936-2008),, МИСС тәмамлый, гыйльми лабораторияләрдә эшли. Югары белемле кеше була, классик музыканы ярата.

  • Улы — Шатилов Кирилл Алексеевич (31 гыйнвар 1967 ел) МДУ-ны роман-герман бүлеген тәмамлый.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Телеведущая Анна Шатилова. Вечерний Ургант. Фрагмент выпуска от 25.11.2013 (Видео). Первый канал (2013-11-25).
  2. 100 лет со дня рождения известного диктора Владимира Герцика // 1tv.ru (1 декабря 2008 года)
  3. 3,0 3,1 Анна Шатилова: «Я прихожу в ужас от современных новостей». // versia.ru (19 октября 2009 года)
  4. Памяти Игоря Леонидовича Кириллова. Последняя телевизионная работа Народного артиста СССР
  5. Анна Шатилова отмечает 75-летие // vokrug.tv (26 ноября 2013 года)
  6. Сергей Майоров ищет затерянную страну // vokrug.tv (30 сентября 2013 года)
  7. Распоряжение Президента Российской Федерации от 31 октября 2005 года № 506-рп «О поощрении»
  8. Указ Президента Российской Федерации В. Путина от 27 ноября 2006 года № 1316 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» // document.kremlin.ru. әлеге чыганактан 2013-12-03 архивланды. 2009-04-16 тикшерелгән.
  9. Указ Президента Российской Федерации Д. Медведева от 16 ноября 2011 года № 1491 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Шатиловой А. Н.» // graph.document.kremlin.ru. әлеге чыганактан 2013-12-03 архивланды. 2011-11-21 тикшерелгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]