Антидөнья

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антидөнья latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Сулда кисәкчекләр, уңда антикисәкчекләр:
электрон - позитрон
протон - антипротон
нейтрон - антинейтрон

Антидөньяантиматдәдән торган фаразланучы галәми объект (йолдыз, галактика, кара тишек яки метагалактика).

Антидөнья - Антигаләм Галәмебезгә охшаш булып санала.

Әгәр матдәнең һәм антиматдәнең нурланыш ешлыгы аермасы бар икән, димәк Антигаләм Галәмебезгә тиң түгел.

Шулай ук антикисәкчекләр җыелмасы антидөнья дип атала.

Күзәтү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1933 елда Поль Дирак антиматдә һәм антидөнья булуын фараз итә. Антиматдә табылган, ә антидөнья барлыгы күзәтелмәгән, ләкин булуы да юкка чыгарылмаган.

Теория буенча йолдызларның һәм антийолдызларның электромагнит нурланышы тиң була (фотоннар - чын нейтраль кисәкчекләр), шуңа күрә оптик яки радиоастрономик ысуллар ярдәмендә аларны аерып булмый.

Йолдызлар нейтрино, ә антийолдызлар антинейтрино нурландыра, шуңа күрә нейтрино астрономиясе аларны аерырга ысул бирә.

1964 елда җөплелек саклану кануны бозылуы ачыла, һәм антидөньяның гади фәза-вакытта булуы шик астына куелган.

Галәмебездә антиматдәдән торган эре объектлар табылмаган, әлеге күренеш барион асимметриясе дип аталган.

Матдә һәм антиматдә арасындагы дисбалансы СР-инвариантлыгы бозылуы белән аңлатыла. Нәкъ әлеге дисбаланс сәбәпле галактикалар, йолдызлар, планеталар һәм барыбыз барлыкка килгәнбез, дисбаланс булмаса - матдә һәм антиматдә аннигиләнеп нурланышка әйләнер иде һәм Галәмдә тик нурланыш калыр иде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]