Антиматдә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антиматдә latin yazuında])
Сулда кисәкчекләр, уңда антикисәкчекләр:
электрон - позитрон
протон - антипротон
нейтрон - антинейтрон

Антиматдәантикисәкчекләрдән торган табигатьтә тотрыклы халәттә хасил булмаучы матдә (әлегә галактикабызда һәм аннан тыш күзәтелмәгән).

Нульсез тикторыш массалы барлык кисәкчекләрнең антикисәкчекләре булуы исбатланмаган.

Үзлекләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матдәнең төзелешен билгеләүче көчләр:

кисәкчекләр һәм антикисәкчекләр өчен бертигез (симметрик). Димәк антиматдәнең төзелеше матдәнең төзелешенә тиң булырга тиеш.

Ләкин матдә һәм антиматдә зәгыйфь тәэсир итешүдә төрлечә катнашалар: әлеге тәэсир итешүдә җөплелек саклану кануны бозыла, ягъни антиматдәнең үзлекләре матдәнең көзге аша чагылышына тиң.

Матдә һәм антиматдә тәэсир итешкәндә аннигилләнә, шул процесста югары энергияле фотоннар яки кисәкчек-антикисәкчек парлары барлыкка килә.

1 кг антиматдә һәм 1 кг матдә тәэсир итешкәндә 1,8·1017 джоуль энергия чыгарыла, бу 42,96 мегатонна тротил шартлавы энергиясенә тиң.

Күзәтелә торган Галәмнең өлеше тик матдәдән тора, антиматдәдән торган өлешләре табылмаган, ягъни матдәнең һәм антиматдәнең асимметриясе - Галәмнең барион асимметриясе күзәтелә, аның сәбәпләре - физиканың чишелмәгән мәсъәләләренең берсе.

Шундый көчле асиммерия Зур Шартлаудан беренче секунда өлешеннән соң хасил булган дип фараз ителә.

Чыгару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1965 елда тәҗрибәханәдә анти-дейтрон чыгарыла.

1995 елда АТТОда позитроннан һәм антипротоннан торган анти-сутуар атомы булдырыла.

Антиматдә - Җирдәге иң кыйбат җитештерелә торган әйбер була, 1 миллиграмм позитрон 25 миллион доллар тора.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Власов Н. А. Антивещество. — М.: Атомиздат, 1966. — 184 с.
  • Широков Ю. М., Юдин Н. П. Ядерная физика. — М.: Наука, 1972. — 670 с.