Эчтәлеккә күчү

Антоанета Стефанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антоанета Стефанова latin yazuında])
болг. Антоанета Андонова Стефанова
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Болгария
Кайсы ил өчен чыгыш ясый  Болгария[1]
Туу датасы 19 апрель 1979(1979-04-19)[2][3] (45 яшь)
Туу урыны София, Болгария Халык Җөмһүрияте[d][3]
Һөнәр төре шаһматчы, сәясәтче
Башкарган вазыйфа депутат Народного собрания Болгарии[d][3] һәм депутат Народного собрания Болгарии[d][3]
Шахматный титул гроссмейстер[d][1], гроссмейстер среди женщин[d], халыкара оста[d], мастер ФИДЕ среди женщин[d], международный мастер среди женщин[d] һәм FIDE Senior Trainer[d]
Спорт төре шаһмат
Рейтинг Эло 2413[4]
Катнашучы Шахматная олимпиада 2000[d][5], Женская шахматная олимпиада 1992[d][5], Женская шахматная олимпиада 1994[d][5], Женская шахматная олимпиада 1996[d][5], Женская шахматная олимпиада 1998[d][5], Женская шахматная олимпиада 2002[d][5], Женская шахматная олимпиада 2004[d][5], Женская шахматная олимпиада 2006[d][5], Женская шахматная олимпиада 2008[d][5], Женская шахматная олимпиада 2010[d][5], Женская шахматная олимпиада 2012[d][5], Женская шахматная олимпиада 2014[d][5] һәм Женская шахматная олимпиада 2016[d]
 Антоанета Стефанова Викиҗыентыкта

Антоанета Стефанова (болг. Антоанета Стефанова; 19 апрель 1979 ел) — болгар шахматчысы, хатын-кызлар арасында шахмат буенча унынчы дөнья чемпионы (2004 ел2006 ел), Европа чемпионы (2002 ел). Тиз шахмат буенча дөнья чемпионы (2012 ел).

Антоанета Стефанова 1979 елның 19 апрелендә Болгариянең башкаласы Софияда туа. Шахмат белән 4 яшендә шөгыльләнә башлый. 1989 елда беренче абруйлы бүләк яулый — 10 яшькә кадәр кызлар арасында Дөнья чемпионы була. Соңыннан 14 яшькә кадәр кызлар арасында тиз шахмат буенча Европа чемпионы була. 2000 елда Болгариянең ир-егетләр шахмат командасы өчен уйный. 1994 елда — хатын-кызлар арасында, 2002 елда ир-егетләр арасында халыкара гроссмейстер исемен ала.

2004 елның 5 июнендә Антоанета Стефанова хатын-кызлар арасында дөнья чемпионы исеме өчен ярыш финалында Россиядән Екатерина Ковалевскаяны 2,5:0,5 исәбенә җиңеп, чемпион таҗын яулый.

2004 елның 22 ноябреннән Антоанета Стефанова «Пловдив шәһәренең мактаулы гражданы» исемен йөртә. Төрле командалар составында ике тапкыр Европа кубогы җиңүчесе була (2009, 2011). 2012 елда Ханты-Мансийск шәһәрендә Хатын-кызлар арасында дөнья чемпионаты финалында тай-брейкта Украинадан Анна Ушенинага җиңелеп (2:2, 1½:½), икенче урында кала.

София университетының Икътисад факультетын тәмамлаган.