Антониу Гутерреш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Антониу Гутерреш latin yazuında])
Антониу Гутерреш
9нчы БМО Генераль сәркатибе
Вазыйфага керешкән
2017 елның 1 гыйнвары
Португалия премьер-министры
Вазыйфада
1995 елның 28 октябре – 2002 елның 6 апреле
Аңа кадәр Анибал Силва
Дәвамчысы Жозе Баррозу
Шәхси мәгълүмат
Туган 30 апрель 1949(1949-04-30) (74 яшь)
Португалия Лиссабон
Сәяси фирка ПСФ (1974)
фирка генераль сәркатибе (1992-2002)
Җефет Катарина Маркеш де Алмейда Ваш Пинту[d]
Әни Илда Кандида де Оливейра[d]
Әти Виржилиу Диаш Гутерреш[d]
Белем Югары техник институт

Антониу Гутерреш , Анто́ниу Мануэ́л де Оливе́йра Гуте́рреш, порт. António Manuel de Oliveira Guterres (1949 елның 30 апреле, Португалия, Лиссабон) — Португалия сәясәтчесе, фирка һәм дәүләт эшлеклесе. Португалия премьер-министры (1995-2002). 2017 елның 1 гыйнварыннан БМО Генераль сәркатибе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елның 30 апрелендә Португалиянең башкаласы Лиссабон шәһәрендә туган. «Инженер» белгечлеге буенча Югары техник институтны (порт. Instituto Superior Técnico) тәмамлаган (1971). Испан, француз һәм инглиз телләрен камил белә. Католик динен тота.

19731975 елларда Югары техник институтта укыта.

1974 елданПортугалия социалистик фиркасе (ПСФ) әгъзасы, 19922002 елларда — ПСФ генераль сәркатибе.

1995-2002 елларда Португалия Республикасының премьер-министры.

2005-2015 елларда БМО качаклар буенча баш комиссары.

2017 елның 1 гыйнварыннан БМО Генераль сәркатибе[1].

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I хатыны (1972-1998 елларда) — Луиза (?-1998). Ике балалары (Педру, Мариана) була.

II хатыны (2001 елдан) — Катарина[2]. Хатынының Франсишку исемле баласы бар.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]