Асфальтобетон
Асфальтобетон — ясалма төзелеш материалы, тыгызланган асфальтобетон катнашмасы. Асфальтобетон катнашмасы - минераль материал (вак таш, ком, минераль порошок-матдә) һәм битум катнашмасы. Русияда асфальтобетон катнашмасына, асфальтобетонга, полимерасфальтобетонга таләпләр ГОСТ 9128-2013 язылган.
ГОСТ 9128-2013 буенча асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетон минераль өлеше (таш материал) буенча бүленә:
- вакташ[1];
- чуерташ;
- ком.
Асфальтобетон катнашмасы кулланыла торган битум һәм җәю вакытында температура булганда буенча бүленә:
- эссе (үзле һәм сыек нефть юл битумы, җәю вакытында температура - 120 °);
- салкын (сыек нефть юл битумы, җәю вакытында температура - 5 °С).
Асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетон, минераль бөртек (щебень, гравий, ком) буенча бүленә:
- эре бөртекле (бөртек күләме 40 мм кадәр);
- вак бөртек (бөртек күләме 20 мм кадәр);
- ком (бөртек күләме 16 мм кадәр);
Салкын катнашмалары вак бөртек һәм ком булалар.
Асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетон, вакташ күләме буенча бүленә:
- А (вакташ 50 60% ка кадәр);
- Б (вакташ 40-50% ка кадәр);
- В (вакташ 30 40% ка кадәр).
Кулланылган материаллар һәм физик-механик күрсәткечләр буенча асфальтобетон катнашмасы һәм асфальтобетонлар түбәндәге маркаларга бүленә:
- эссе югары тыгызлыктагы — МІ;
- тыгыз, типлары:
- А — МI, МII;МIII;
- Б, Г — МI, МII, МIII;
- В, Д — МII, МIII;
- күзәнәкле — МІ, МІІ;
- югары күзәнәкле вакташлы — МІ, МІІ;
- югары күзәнәкле комлы— МІІ;
- салкын, типлары:
- Бх, Вх — МІ, МІІ;
- Гх — МІ, МІІ;
- Дх — МІІ;
- югары күзәнәкле вакташлы — МІ.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ География терминнарының русча-татарча аңлатмалы сүзлеге (Ә. С. Тайсин гомуми мөхәррирлегендә). К.: «Мәгариф», 2010. 227нче биттә. ISBN 978-5-7761-1763-3